Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркиянең Pegasus Airlines Русиягә очышларын кичектергән


Төркия ягы Pegasus Airlines очышларын кичектерүне начар һава шартлары белән аңлата, әмма башка сәбәпләр дә бар.

Елның беренче 3 көнендә Pegasus Airlines ширкәтенең 6 очышы булмаган. Мәскәү һәм Красндарга очышлар кичектерелгән. Истабулда яңа ел алдыннан һава шартлары начарлану сәбәпле йөзләгән очыш кичектерелгән иде, әмма соңгы берничә көндә һава инде очышлар өчен яраклы, дип хәбәр ителә.

Русиядә билет сатучылар бу хәлнең визалар белән бәйле булганын белдерде РБК агентлыгына. 1 гыйнвардан Русия төрек ватандашларына виза кертте.

Pegasus Airlines - Turkish Airlines ширкәтеннән соң Төркиянең икенче иң зур һава юллары ширкәте. Атнасына җиде тапкыр Мәскәүгә һәм Краснодарга оча иде.

XS
SM
MD
LG