Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 03:41

2015 елда Русиядә ксенофобия белән бәйле һөҗүмнәрдә тугыз кеше һәлак булган


Ксенофобиягә бәйле һөҗүмнәрнең иң күбе Мәскәү белән Петербурда күзәтелгән.

2015 елда Русиядә ксенофобия һәм милләтара нәфрәт белән бәйле һөҗүмнәрдә тугыз кеше һәлак булган, ким дигәндә 68 яраланган. Бу хакта “Сова” хокук яклау үзәгенә сылтама белән “Интерфакс” хәбәр итә.

Хокук яклаучыларның Русиянең 17 төбәгендә уздырган тикшеренүләре күрсәтүенчә, милләтара нәфрәт һәм ксенофобия сәбәпле көч куллануда беренче урында Мәскәү (3 кеше үтерелгән, 26 яраланган), икенче урында Петербур (3 кеше үтерелгән, 14 яраланган) тора. Шулай ук Мәскәү, Самар, Новосибирски өлкәләрендә дә мондый җинаятьләр саны югары.

Хокук яклаучылар хәбәр итүенчә, һөҗүмнәргә аеруча да Үзәк Азия һәм Кавказ халыклары дучар була.

XS
SM
MD
LG