Accessibility links

"Газпром" 2016 елда Төркмәнстаннан газ алмаячак


Төркмәнстанда газ чыгару урыннары
Төркмәнстанда газ чыгару урыннары

"Газпром" Төрекмәнстан белән газ килешүен туктатуын "халыкара газ базарындагы вазгыять" белән аңлата. Русия газ өчен акча түләмәгән.

"Газпром" Төркмәнстанның "Туркменгаз" берләшмәсеннән 2016 елда газ алмаячак. Русия ширкәте бу карарын "халыкара газ базарындагы вазгыять" һәм "икътисади вә финанс мәсьәләләр" белән аңлатты. Узган ел Русия "икътисади кризис һәм санкцияләр аркасында" Төркмәнстанга газ өчен бурычлы калган.

"Газпром" яңа елда Үзбәкстаннан күбрәк газ ала башлаган. Русиядән соң Төркмәнстан элекке Советлар Берлеге илләренә газ сатучы икенче зур ил. Русиядән кала Төркмәнстан газны Кытай һәм Иранга сата.

XS
SM
MD
LG