Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 23:43

Татарлар төзеткән Ярвәнпә мәчетендә жомга намазы укыла башлады


Җомга намазын имам Рамил Билал алып бара

Җомга намазын имам Рамил Билал алып бара

Финляндиядә татарлар төзеткән Ярвәнпә мәчетендә жомга намазлары укыла башлады. Бу әлеге илдәге бердәнбер манаралы мәчет.

2016 елның 1 гыйнварында Финляндиянең Ярвәнпә мәчетендә беренче җомга намазы укылган. Намазга алтмыштан артык мөселман килгән. Татарлардан тыш, анда гарәпләр, сомалилар, төрекләр, косоволылар һәм башка халыклар булган. Намазны мәхәллә имамы Рамил хәзрәт Беляев алып барган. Финляндия татар мәхәлләсе хәбәр итүенчә, вәгазендә ул мәчетләр төзү мөһимлеге һәм мәчетләрне җанландыру турында сөйләгән.

"Бу мәчетне төзүчеләр, Ярвенпәдә мәчет булсын, монда Аллаһ исеме зикер ителсен, дип тырышкан бабаларыбыз бүген шатланыр иде. Бу мәчеттә һәр рөкугъ һәм сәҗдә кылынган саен аларның рухларына әҗер-сәвап килеп торыр", дигән ул вәгазендә.

Мәчет башкала Һелсинкидан 40 чакырым ераклыктагы Ярвенпә шәһәрендә урнашкан. Татарлар әлеге шәһәргә 1920 елларда килә башлаганнар. Ул заманда Ярвенпә өч мең кешелек авыл булган. Татарлар шул авылдан үзләренә йортлар сатып алып тормыш кору эшенә керешкән. Күбесе сәүдәгәр булган. Икенче дөнья сугышы алдыннан инде татарлар мәчет төзер өчен гаризалар калдырып, гыйбадәт бинасын булдыру турында хыялланган. Ләкин сугыш килү мәчет мәсьәләсен кичектергән.

Мәчет булдыру рөхсәте 1942 елда алына һәм татарлар төзү эшләренә керешә. Сугыш еллары булганга төзу материаллары аерым рөхсәт белән сатылган. Авырлыкларга карамастан, 1943 елда мәчет бинасы әзер була, чөнки бу эшкә бөтен Финляндиядә яшәүче татарлар матди ярдәм күрсәтә.

Ярвәнпә мәчете

Ярвәнпә мәчете

Төзү эшләре тәмам булуга бинаны саклану министрлыгы үз кулланышына алып анда радистлар мәктәбе ясый. 1944 елның башында бина кире татарларга кайтарыла.

Әлеге бина беренче чиратта намазлар һәм дини мәҗлесләр өчен кулланылган. Шул ук вакытта анда милли бәйрәмнәр һәм рәсми күрешүләр дә үткәрелгән.

Беренче елларда бинада җомга намазлары да укылган, ләкин 1950 елларның ахырында, татарларның күпчелеге башка шәһәрләргә эшкә йөрү сәбәпле бу эш туктаган. Үткән ел азагында Финляндия ислам җәмәгате башкарма һәяте мәчеттә җомга намазларын укыта башлау карарын чыгарган һәм менә бу эш үзен озак көттермәгән.

2013 елда Ярвенпә мәчетенең 70 еллык бәйрәме үткәрелде. Бәйрәм уңаеннан мәчет тарихы турында "Изге мирас" исемле документаль фильм ясалды. Фильм үткән елда булган Казан халыкара мөселман кинофестивалендә күрсәтелде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG