Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин Херсон өлкәсенә газ бирергә кушкан, Украина моны кире кага


Украина Кырымга электр бирүне туктатканнан бирле чик буендагы Херсон өлкәсе электр һәм газсыз калды. Украинаның бу өлкәсе Путиннан газ сораган. Украина моны расламады.

Херсон өлкәсенең элек Кырымнан җылытылган Генически шәһәре бу көннәрдә газсыз калды. "Җирле хакимиятләр Русия президенты Владимир Путинга газ сорап мөрәҗәгать иткән" дигән хәбәрне президентның матбугат вәкиле Дмитрий Песков, Кырым башлыгы Сергей Аксенов раслады. Украинаның газ ширкәте моны кире кага.

Кырымтатар мәҗлесе рәисе урынбасары, Кырым блокадасын оештыручы Ленур Ислямов Азатлыкка Генеческида хакимиятнең Русиягә бәйле булуын белдерде.

"Генический районы, Новоалексеевка - Русия байрагы астында эшләүчеләр төбәге. Чик буе төбәге аларга бик зур акчалар китерде. Без, блокада башлангач ике көн эчендә 40 миллион долларлык тауарны туктаттык. Бер айда күпме акча җыелганын күз алдыгызга китерегез. Ришвәтчелеккә катнашы булучылар өчен мондый майлы калҗадан мәхрүм булу бик авыр. Өстәвенә, ниндидер татарлар килгән, аларга баеп ятарга комачаулый. Таможняда, чик буенда эшләп гадел калып булмый иде анда. Колбаса белән бер йөк машинасын (канунсыз - ред.) чик аша кертеп, 200 мең доллар акча эшлисең дә - бетте", диде Ислямов.

please wait

No media source currently available

0:00 0:01:08 0:00
йөкләү


Генечески мэры, "Оппозиция блогы" вәкиле Александр Тулупов Путинга Кырымнан газ алу мөмкинлеген сорап мөрәҗәгать иткән. Путин "һуманитар сәбәпләрдән" рөхсәт биргән, дип хәбәр итә Песков. Тулупов Путиннан газ сораганын кире какты. Кырым башлыгы Сергей Аксенов үзенең Facebook сәхифәсендә бу хәлне аңлатып язды.

"Узган ел Кырым Геническины җылытыр өчен газ белән тәэмин итә иде. Быел шәһәр хакимиятләреннән безгә шундый ук мөрәҗәгать булды. Украинаның бу күрше өлкәсе энергия кытлыгы һәм салкын һава шартларында өстәмә ягулыкка мохтаҗ. Бу уңайдан кичә ил җитәкчелегенә бу хакта хәбәр итәргә булдык. Президент Путин Русия хөкүмәтенә анда газ җибәрү мөмкинлеген табарга кушты. Кич 10.40та Кырымнан Генечискига газ китте", дип язган Аксенов.

XS
SM
MD
LG