Accessibility links

Төрек ирләренең русияле хатыннары интернетта имзалар җыя


Ирләре Төркия ватандашлары булган Русия хатын-кызлары илдә аларга яшәү һәм эшләү рөхсәтен сорап Русия президенты, кеше хокуклары һәм балалар хокуклары вәкилләренә мөрәҗәгать астында имзалар җыя.

Русия белән Төркия арасындагы сәяси киеренкелек аркасында Русиядә эшләгән төрек ширкәтләренең ябылуы һәм күп кенә төрекләрнең кире кайтып китәргә мәҗбүр ителүе, Төркия ватандашларына яңадан Русиягә килер өчен виза кирәк булуы катнаш гаиләләрне авыр хәлгә куйды. Төркия ирләренә кияүгә чыккан Русия хатыннары президент, кеше хокуклары һәм балалар хокуклары вәкиленә мөрәҗәгать итте. Имзалар интернетта җыела. Бүгенге көндә мөрәҗәгатькә 6 меңгә якын имза куелган.

"Төркия ватандашларының хатыннары" исеменнән язылган мөрәҗәгатьтә, ирләре эшләгән ширкәтләр ябылса да, аларга Русиядә яшәү хокукын калдыру, Русия кануннары белән эшләгән төрек ширкәтләрен япмау, катнаш гаиләләрдә туган балаларны аталарыннан һәм керем чыганагыннан мәхрүм итмәү соралган.

Хатын-кызлар мәгълүмат чараларында Төркия ватандашларына каршы пропаганданы туктатырга таләп итә. Гаиләләр таркалмасын, туганнар читләшмәсен өчен ике ил арасында очышларны туктатмаска чакыра.

XS
SM
MD
LG