Accessibility links

Кайнар хәбәр

Оренбур-Орски юлында буранда үлгән Эдуард Зиннуров табылды


2 гыйнвар төбәктә булган көчле буранда дистәләгән машина кар астында калды. Җирле халык коткару хезмәтләре эшләмәде, дип белдерә.

Оренбур-Орск юлында 31 яшьлек Эдуард Зиннуровның мәете табылды. Бүген дә юлда кеше югалганы һәм һәлак булганы турында рәсми хәбәр юк. Мәрхүм Зиннуровның хатыны Ксения "Хәзерге заман" хәбәрчесенә коткаручылардан бернинди дә ярдәм булмавы турында әйтте. Зиннуровның мәетен аның туганы тапкан.

2-3 гыйнвар төнендә Оренбур-Орск юлының 170-260 чакрым өлешендә дистәләгән машина кар астында калды. Ярдәмне алар 15 сәгать көткән. Эдуард Зиннуровның иптәше белән Оренбурдан кайтып килүләре булган. Кар өеме машинаны каплагач, алар аннан чыгып якындагы берәр авылга барып җитеп ярдәм сорарга булган, әмма юлда бер-берсен югалтканнар.

Эдуард Зиннуров
Эдуард Зиннуров

ТАСС юлда калган кешеләрне коткарырга 157 кеше һәм 55 машина китерелде, дип белдерде. Буран булган көнне үк "юлларны чистарталар, юлда калучыларны җылыту урыннары булдырылды", дип хәбәр ителде. 45 кеше, шул санда балалар җылы һәм имин җиргә күчерелде диелде. Буранда утырган машиналарның берсендә исән калган Павел Гусев интернетта "чынбарлыкта нәрсә булганы" турында сөйләде.

Павел Гусев 15 сәгать көткәннән соң машиналар янына биш кешенең килгәнен әйтте. "Бернинди дә махсус техника юк иде, трактор һәм вахта автобусы бар иде. Трактор юлны чистарта башлады, машиналардан кешеләрне автобуска күчереп алып киттеләр", диде Гусев.

Интерфакс юлдан 84 кеше коткарылды, 12 кеше хастаханәләргә салынды, дип хәбәр итте. Югалган һәм үлгән Эдуард Зиннуров турында бер хәбәр дә юк.

Error rendering VK.

XS
SM
MD
LG