Accessibility links

Кайнар хәбәр

БМО Иминлек Шурасы Төньяк Кореядә бомба сынавы турында сөйләшер өчен җыела


Төньяк Корея башлыгы Ким Чен Ын атом суасты көймәсен сыный
Төньяк Корея башлыгы Ким Чен Ын атом суасты көймәсен сыный

БМО Иминлек Шурасы чәршәмбе кич чираттан тыш утырышка җыела. Русия Төньяк Корея водород бомбасын сынаган булса, халыкара кануннарны бозган булачак, дип белдерде.

Бүген кич БМО Иминлек Шурасы ашыгыч утырышка җыела. Төньяк Корея водород бомбасы сынаулары турында белдерде. Русия бу хәбәр дөрес булып чыкса, Пхеньян атом коралын җитештерүдә яңа адым ясаган һәм халыкара хокук нормаларын бозган булып чыга, диде.

Көньяк Корея һәм Япония бүген бу хакта сөйләшүләр уздырды. Япония премьер-министры Синдзо Абэ Төньяк Кореянең бу адымын кискен тәнкыйтьләде һәм "Япониягә куркыныч тудыра" дип белдерде. Токио һәм Сеул Төньяк Кореягә "җәза" турында фикер алыша. Ак Йортның Милли иминлек шурасы "АКШ БМО Иминлек Шурасының резолюциясен бозуны кискен хөкем итә", дигән белдерү ясады.

Тәнкыйть шулай ук Британия тышкы эшләр министрлыгы, Кытай тышкы эшләр министрлыгыннан булды. Пекин Пхеньянның бу адымына кискер каршы булуын белдерде.

Төньяк Корея башлыгы Ким Чен Ын туган көне алдыннан гына водород бомбасы сынаулары узды. Узган айда Ким Чен Ын шундый бомба ясалганын хәбәр иткән иде. Көнбатыш бу хәбәргә ышанмады. Бүгенге көндә дә атом коралын контроль итү белгечеләре хәбәрнең чын булуына шик белдерә. Төбәктә булган 5.1 көчендәге җир тетрәү бомба шартлавы өчен бик түбән, дип хәбәр ителә.

XS
SM
MD
LG