Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Оренбур һава юллары"ның 2500ләп хезмәткәре эшсез калачак


Оренбурның "ORENAIR" һава юллары ширкәте 2016 елның 1 июнендә үз эшен туктата. Хезмәткәрләр ярдәм сорап президент Путинга мөрәҗәгать иткән.

"Оренбур һава юллары" ширкәте хезмәткәрләре Русия президенты Владимир Путинга мөрәҗәгать итте. Хатта алар ширкәтне япмауны һәм эш урыннарын калдыруны сораган. Бу хакта "Оренбурдагы Эхо Москвы" хәбәр итте.

2016 елның 1 июнендә "ORENAIR" ябылачак, диелгән мөрәҗәгатьтә. 2500ләп кеше эшсез калачак.

"Өлкәбезнең горурлыгы булган һава ширкәтен һәм эш урыннарыбызны саклап калырга ярдәм итегез", дип мөрәҗәгать иткән хезмәткәрләр.

Узган ел "ORENAIR" чартер очышларны киметүе һәм очкычлар санын кыскартуы турында белдергән иде. Башта 600 эш урыны кыскартылачак, дип хәбәр ителде. Быел ширкәтне ябарга, дигән карар кабул ителгән.

"ORENAIR" - "Аэрофлот" төркеменә кергән Русиянең иң борыңгы һава ширкәтләренең берсе. Узган ел Оренбур ширкәте "иң төгәл вакыт белән йөрүчеләр" бәйгесендә беренче булган иде.

XS
SM
MD
LG