Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нефть 35 доллардан төште, доллар 75 сумнан артты


Мәскәү биржасында доллар 75 сумга, евро 80 сум 47 тиенгә сатылды. Дөньяда нефть бәясе 35 доллардан төште.

Дөньяда Brent нефте бәясенең 35 доллардан да төшүеннән соң, Русиядә доллар һәм евро тагын да кыйбатланды. 6 гыйнвар иртәсендә Мәскәү биржасында доллар 75 сумга, евро 80 сум 47 тиенгә сатылды. Нефть соңгы 10 елда беренче тапкыр шулай нык арзанайды.

Нефть һәм валюта базарына йогынтыны Төньяк Кореянең водород бомбасы сынаулары, Иран белән Согуд Гарәбстан арасындагы низаг ясады. Иранны Европа базарына кертмәс өчен Согуд Гарәбстан да нефть бәясен төшерүгә үз өлешен кертте.

XS
SM
MD
LG