Accessibility links

Кайнар хәбәр

Имамнар ФСБ белән эш йөртәме?


Хабаровскидагы мөселманнарның "Содружество" хәрәкәте җитәкчесе Хәмзә Кузнецов Русиядә һәр мөфти һәм имам махсус хезмәтләр вәкиле белән элемтәдә тора дип саный. Бу нисбәттән Азатлык берничә дин әһелен сорашты.

Элекке мөфти Хәмзә Кузнецов Русиядә ФСБ хезмәтләре бик күп һәм алар бөтенесен контрольдә тота дигән фикердә. Шул исәптән һәр мөфти һәм имамның әлеге оешмадан кураторы барлыгын әйтә.

Хәмзә Кузнецов
Хәмзә Кузнецов

“Барысы да контрольдә. Имамнарны да, вак кына җитәкчеләрне дә алар күзәтеп тора. Әгәр имам хезмәттәшлек итмәсә ул “кара исемлеккә” эләгә һәм киләчәктә аңа эшләү өчен мөмкинлек бирмәячәкләр”, диде ул Азатлыкка.

Аның әлеге сүзләреннән соң без берничә имамга шалтыратып, моның дөреслеге белән кызыксындык. Әлбәттә, күпләр мондый сораудан шүрләп калды. Кайберләре хәтта җавап та бирергә теләмәде. Русия төбәкләрендәге дин әһелләре бу хәлне кире какмады, татарстаннар расламады.

Мөфти Фатыйх Гарифуллин (Төмән өлкәсе):

Фатыйх Гарифуллин
Фатыйх Гарифуллин

“Без бөтенебез алар белән “бәрелешәбез”. Ансыз булмый, чөнки дин эшләре ул бит бик катлаулы эш. Алар бүген булмаса иртәгә, иртәгә булмаса берсекөнгә килеп кагылалар.

Сорауларга без әлбәттә җавап бирергә тиеш. “Сезнең арагызга нинди кеше килеп китте?” “Чит илдәнме?” “Нинди китапларыгыз бар?” Монда теләсәң-теләмәсәң дә алар белән буталырга туры килә. Бәлкем чын күңелдән аларга хезмәт итүчеләр бардыр, аларын мин белмим. Ә болай әйткәндә, без бөтенебез имамнар, мөфтиләр сорауларга җавап бирәбез, алар белән күрешәбез, очрашабыз”.

Наил Гариф (Казандагы Апанай мәчетенең элекке имамы):

Наил Гариф
Наил Гариф

“Мин имам булып эшләгәндә куратор килмәде. Моны мин ачыктан-ачык әйтә алам. Хәтта Вәлиулла хәзрәт үтерелгәч тә махсус хезмәтләрнең бер кешесе дә килмәде, анда чакыручы да булмады. Әлбәттә алар мәчетләрне күзәтә. Элегрәк Татарстан мөфтиятендә ул “өч хәрефле” оешмадан бер кеше бар иде. Хәзер эшлиме-юкмы икәнен белмим.

Мөфтият бу мәчеткә үз кешесен куярга теләде, мине шуңа имамлыкта алдылар. Моны мөфтияттә миңа ачыктан-ачык әйттеләр һәм монда махсус хезмәтләрнең катнашы юк дип саныйм. Бәлкем өстән курировать иткәннәрдер, әмма миңа чыгучы булмады”.

Зөфәр Галиуллин (Киров мөфтие):

Зөфәр Галиуллин
Зөфәр Галиуллин

“Миңа бернәрсә дә әйткәннәре юк, киресенчә мин аларга үзем әйтәм. Кешенең үзеннән тора. Без бит дәүләтнең дошманнары түгел. Иминлектән башка ирек булмый. Әгәр син барып тегене сатып, моны сатып йөрисең икән, бу бер әйбер. Әгәр син үз фикереңне әйтәсең икән, монысы бөтенләй икенче әйбер. Без имамнар халык арасында йөрүчеләр һәм аларның мәнфәгатьләрен беләбез. Шуны хөкүмәткә җиткерү һәм Аллаһка якынайту безнең вазифа.

Имам бит ул урыны өчен утырмый. Шуңа урынымнан алып атырлар дип куркырга кирәкми. Мине башта Казандагы Борнай мәчетеннән төшерделәр, аннары Кол Шәриф мәчетеннән, аннары Апанай мәчетеннән. Аллаһ ташламый. Борнай мәчетеннән чыгаргач миңа Кол Шәриф мәчетен төзү насыйп булды, хәзер Кировта эшлим. Миңа да килә ФСБ, рәхәтләнеп сөйләшеп утырабыз. Мин аларга бөтен авырткан әйберләрне әйтәм. Анда да җүләрләр утырмый.

Безнең бүген Русия халкына усал җитәкче кирәк. Аның заказы шул. Монда Русия президенты Владимир Путин гаепле түгел, халык гаепле. Әгәр халыкка Сталин кирәк икән, халык теләсә кемнән Сталин ясый. Путиннан да Сталин ясый, Путин урынына башка кеше килсә, аннан да Сталин ясый. Күтләк халык.

Әлбәттә, кайбер имамнар бәлеш бирәбез дисәләр шуңа риза булалар. Күптән түгел бер мөфтигә: “Бәяңне беләсең син” дигән идем и шатланды. Бәяңне беләсең дигән сүз ул "сине дә сатып алып була" дигәнне аңлата бит”.

XS
SM
MD
LG