Accessibility links

Кайнар хәбәр

Керәшен татарлары Раштуага Тихвин чиркәвенә килде


Казанның Тихвин чиркәве
Казанның Тихвин чиркәве

Раштуа төнендә керәшен татарлары Тихвин чиркәвендә гыйбәдәт уздырды.

Казанның берничә урынында правослау Раштуасы гыйбәдәтләре узды. Керәшен татарлары үзләренең Тихвин чиркәвенә җыелды.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов һәм митрополит Феофан дин тотучыларны Раштуа бәйрәме белән котлады. Керәшеннәр келәүләрне татарча укый. Митрополит итеп билгеләнгәч Феофан керәшенчә келәүләр укырга тырышачагын әйткән иде. Үзе ул Раштуа гыйбәдәтенә Петр һәм Павел чиркәвенә барды.

XS
SM
MD
LG