Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 15:27

Марат Колшәрипов: "Башкорт халкының киләчәк язмышы өчен борчылам"


Марат Колшәрипов

Марат Колшәрипов

7 гыйнвар күренекле башкорт тарихчысы, тарих фәннәре докторы, профессор, Башкортстанның атказанган фән эшлеклесе Марат Колшәриповка 75 яшь тулды. Шул уңайдан Марат әфәнде белән әңгәмә кордык.

– Марат әфәнде, әңгәмәне тормыш юлыгыз белән танышудан башласак иде.

– Мин Күгәрчен районының Зирекле авылында сугыш башланасы 1941 елның 7 гыйнварында туганмын. Бала чагым сугыш һәм сугыштан соңгы авыр елларга туры килде. Ачлык, ялангачлык илленче елларга кадәр дәвам итте. Әтием Мәхмүт Колшәрипов 1941 ел башында ук танкист булып хезмәт иткән. Декабрьдә исә Мәскәү янындагы алышта һәлак булган. Мине һәм сеңлемне әнием Зөлхиҗә ялгызы карап үстерде. Ул савучы булып эшләде, көне-төне ферма юлын таптады. Шулай булуга карамастан, безне кеше итәргә, белем бирергә тырышты.

Туган авылымда башлангыч, күрше Югарысазда җидееллык, Зианчура районының Үрген авылында урта белем алдым. Бик тырыш идем, аеруча гуманитар фәннәрне су урынына эчтем. Әлбәттә, иң яраткан фәнем тарих иде, укытучы булырга хыялландым. Ул елларда уку туган телдә оештырыла иде, 1950-60 елларда Башкортстан тарихыннан белем бирү бөтенләй юк иде. Өч ел хәрби хезмәттә булып кайтканнан соң, хыялымны тормышка ашыру өчен Башкорт дәүләт университетының тарих факультетына укырга кердем. Аны кызыл дипломга тәмамлаганнан соң Мәскәүнең Ломоносов исемендәге университетында аспирантура тәмамлап, кандидатлык диссертациясе якладым. 1971 елдан башлап Башкорт дәүләт университетында эшлим.

– Тарих факультетын күпләр тәмамласа да, кандидатлыкка ия булса да, бар да сезнең дәрәҗәгә җитә алмый. Сере нидә?

– Мин 1985-90 елларда үзгәртеп корулар башлангач башкорт халкының милли хәрәкәт тарихы белән кызыксына башладым. Совет чорында ул фальсификацияләнгән, халкыбызның лидерларына “милләтче”, “буржуаз элемент”, хәтта “контрреволюционер” дигән тамгалар салынган иде. Архив фондларыннан сер итеп сакланган хезмәтләр белән танышу мөмкинчелеге тугач, реаль чынбарлык ачылды. Иң башта Әхмәтзәки Вәлидигә кагылышлы материалларны өйрәндем. “Башкорт милли хәрәкәте” дигән темага докторлык хезмәтемне яздым. 2007 елда “Башкорт халкының тарихы” исемле җидетомлык әзерләү төркеменең фәнни җитәкчесе һәм баш мөхәррире итеп билгеләндем.

– Башкорт халкының милли хәрәкәте, дәүләтчелек тарихы белән шөгыльләнү белән бер вакытта сез үзегез дә милли хәрәкәт лидеры булып танылдыгыз. Милли хәрәкәткә килүегез,“Урал” башкорт халык үзәген оештыруыгызны да искә төшерсәк иде.

– Әйе. Мин 1991-96 елларда бу үзәкнең рәисе булдым. Шуннан Бөтендөнья башкортлары конгрессын оештыру башлангычы белән чыктым. Ул оешканнан соң анда эшләдем. Мин ул еллар белән бик горурланам. Әле дә ул чактагы идеалларга тугры калам. Илдәге федераль мөнәсәбәтләрне үстерү өчен икътисади, сәяси мөстәкыйльлек булырга тиеш дип исәплим. Кызганычка каршы, XXI гасыр башында кайбер хокукларыбызны югалттык.

Мин башкорт халкының киләчәк язмышы өчен бик борчылам. Иҗтимагый-сәяси тормышта катнашырга тырышам, шуңа сәясәттәге негатив моментларны бик авыр кабул итәм. Мәсәлән, 5 декабрь Рен-ТВ телеканалында Игорь Прокопенконың “Хәрби сер” тапшыруында бик күңелсез сюжет күрсәтелде. Башкорт халкының күренекле җәмәгать эшлеклесе Вәлидигә яла яккан ул тапшыруга каршы җавап бирдек. Шулай ук башкорт яшьләренең “Күк бүре” оешмасы, ТӨРКСОЙга яла ягуларга каршы чыктык. Без аларны милләтләрне һәм милли республикаларны юк итү сәясәтенең дәвамы дип бәяләдек.

– Үкенечләр дә бардыр?

– Кызганычка, бар шул. Докторлык диссертациясен соңлабрак якладым. Республиканың мөстәкыйльлеген яклау өчен башкорт оешмаларын туплау да җитмәде.

– Шулай да әңгәмәне өметсез рухта тәмамламасак иде.

– Башкортстанның киләчәк язмышы аның икътисади, сәяси һәм социаль хокукларына бәйле. Төбәк җитәкчеләре сукыр рәвештә өстән биргән күрсәтмәләргә генә буйсынмый, аның күпмилләтле халкы мәнфәгатьләрен чишүдә үзаллы адымнар ясасын иде. Дәүләтчелекне югалту урыс булмаган халыкларны ассимиляцияләү, этносларның бетүенә тиң. Бу процесска каршы торырга кирәк!

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG