Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 06:12

Мәскәү вакыты белән иртәнге 10да Brent нефте мичкәсенең бәясе $32.26 иде.

Лондонда бер мичкә Brent нефтенең бәясе $33 түбән төште. Bloomberg агентлыгы белгечләре алдагы 10 көндә нефтьнең $30 кадәр төшә алуын фаразлый.

Мәскәү валюта базарында 6 гыйнвар кич бер доллар 75.10 сумга, евро 80.89 сатылды. Алдагы көннәрдә Раштуа бәйрәмнәре сәбәпле валюта белән сәүдә булмаячак.

Нефть бәясе төшә барса, Русия хөкүмәте, Икътисади үсеш министрлыгы һәм Үзәк банкы 2016 елга финанс фаразларын һәм планнарын үзгәртергә тиеш булачак. 2016 елга бюджет нефть бәясе $50, иң түбән дигәндә $40 исәбенә төзелгән. Бүгенге көндә нефть инде 30% арзанайды.

XS
SM
MD
LG