Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 15:30

Русиядә җырчыларны "буып алырдай" канун әзерләнә


"Татар җыры-2015" концертында катнашкан җырчылар

"Татар җыры-2015" концертында катнашкан җырчылар

Русиядә концертлар куюны контрольгә алачак канун өлгесен татар җырчылары арасында "буып алырдай", "иҗатны чикләячәк", "акча җыюга гына корылган" дип бәяләүчеләр бар.

Русиядә концертлар куюга багышланган канун кабул ителcә, үз көннәрен үзләре күргән бәйсез җырчылар да хакимиятләр баккан оешмага керергә тиеш булачак. "Үзидарә оешмасы"нда әгъза булып торган өчен елына 150 мең сум түләп тору карала. Бу канун өлгесе "Русиядә тамаша-күңел ачу чаралары оештырганда һәм үткәргәндә эшчәнлек нигезләре турында" дип атала. Русия думасы аны 15 декабрь көнне беренче укылышта кабул итте. Әлеге документка "Үзидарә оешмасы" кимендә 50 кеше булганда гына төзелә ала, анда әгъза булып торганнар гына 400 кв.м.дан зуррак залларда чыгыш ясый алачак дип язылган. 400 кв.м залга иң күп дигәндә 300 тамашачы сыя. Җырчыны оешмага алу-алмауны да бу оешма әгъзалары хәл итәчәк.

Канун өлгесенә караганда, оешма әгъзалары гына концерт кую өчен залларны арендага алу һәм дәүләт оештырган тендерларда катнашу хокукына ия булачак. Канунны бозучылар, ягъни оешмага кермичә 400 кв.м зуррак залларда концерт куючылар башта 500 мең сумга кадәр, икенче тапкыр эләксәләр 1 миллион сумга кадәр штраф түләргә мәҗбүр ителергә мөмкин. "Үзидарә оешмалары" хакимиятләр контролендә булачак.

Филүс Каһиров

Филүс Каһиров

Канун өлгесе татар җырчыларын да аптырашта калдырды. Филүс Каһиров бу канун кабул ителсә, бәйсез иҗатчыларны буып алырга мөмкин дип белдерә.

"Монда кемгәдер ни өчен акча түләргә тиеш икәнлеге аңлашылмый. Без болай да салымнарны да, концерт өчен биналарга аренда бәясен түләп торабыз. Авторлык хокуклары өчен дә акча күчерәбез. Бу канун керә калса, артистларны буып алу булачак.

Миңа калса, артист кеше иректә булырга тиеш. Бу канун иҗатка зыян китерергә мөмкин дип уйлыйм. Бәйсез булгач, күңелгә төрледән-төрле яңа идеяләр килә, тамашачы алдында ни җырларга икәнен дә үз күңелең белән тоеп эшлисең. Мин бу оешманың кагыйдәләре ничек буласын белеп бетермим, шулай да иҗатка зыян китерер дип уйлыйм. Артист, сәнгать кешесе бүген иректә булырга тиеш", ди Каһиров.

Хәния Фәрхи

Хәния Фәрхи

Татарстанның халык артисты, соңгы "Татар җыры" концерты вакытында Азатлыкка сәяси мәзәкләргә каршы булуын белдергән Хәния Фәрхи бу канун өлгесен "акча ягыннан чикләү" дип кабул иткән. Хәния Фәрхи күп очракта зур залларда гына җырлый. Әгәр җитәкчеләр чакырса, кечкенәләрендә дә чыгыш ясарга әзер икәнлеген белдерә.

"Без эш башлаган заманнар филармонияләр чоры иде. Аның кануннары начар димәс идем, әмма халыкчан әйтсәк, анда "бер таякка" эшләделәр. Безнең Илһам абыйлар, Әлфия, Хәмдүнә апалар көненә өчәр концерт куеп, айлар буе кайтып керми иделәр, әмма бик аз хезмәт хакы алдылар. Мин бу канун белән килешмим. Ирекле иҗатчы дип әйтәләр бит әле, мин эшемне шулай башлап җибәрдем һәм, Аллага шөкер, бүгенгә кадәр җырлыйбыз.

Шулай да, мин артистларның бер оешмага берләшүләрен, үзара аралашуларын һәм хөкүмәтнең безне яклавын хуп күрер идем. Матди яктан караганда, 400 кв.м.лары һәм күпмедер түләп торуга килгәндә, моны хупламыйм. Җырчы үзенең бөтен мөмкинлеген, акылын, соңгы көчләрен иҗатына багышлый. Бу канун акча ягыннан җырчыны чикләү булачак", ди Фәрхи.

Ул бу канун кабул ителә калса, иҗат ирегенә, сүз ирегенә йогынтысы булмас дип уйлый. "Мин гомер буе ирекле булдым. Ни теләдем, шуны сөйләдем, нәрсә теләдем, шуны җырладым. Әмма ирекле булу – сәхнәдән теләсә нәрсә сөйләп йөрү түгел әле ул", ди җырчы.

Илдар Хәкимов

Илдар Хәкимов

Җырчы Илдар Хәкимов та канун өлгесенең минуслары билгеле, ә җырчыларга плюслары нидә булачак соң дигән сорау куя. Татарстан мәдәният министрлыгын концертлар оештырмый, бу өлкәдә бармакка бармак та сукмый дип тәнкыйтьләсә дә, "Үзидарә оешмасы" министрлык канаты астында булырга тиеш дип белдерә. Канун кабул ителеп оешма төзелә калса, бөтен татар җырчылары арасыннан үзен аның җитәкчесе итеп күрә.

"Минус якларын аңладым мин. Без бу оешмага керергә һәм ниндидер акча түләп барырга тиеш булабыз. Без үз көнебезне үзебез күрәбез. Концерт куйган акчага үзебезгә автобус алабыз, аны төзекләндерәбез, киемнәр тегәбез, клиплар төшерәбез, җырлар яздырабыз... Чыгымнар бик күп.

Мәдәният министрлыгын алсак, беркайчан бернинди ярдәм күрсәткәне, безнең эшчәнлеккә бармакка бармак та сукканнары юк. Без бөтен Русия күләмендә татар тамашачысына, мәдәният һәм сәнгатьне үстерү өчен эшлибез. Аны берсенең дә әйткәне дә, күргәне дә, белгәне дә юк. Мәдәният министрлыгы бу эш белән бөтенләй дә шөгыльләнми, татар дөньясы өчен концертлар да оештырмый. Дөресен әйтсәк, тегендә җибәреп, монда җибәреп булган акчаларны бүлеп кенә утыралар. Без барысын да беләбез. Әмма безгә ярдәм иткән кеше юк. Инде эшләп торган кешедән алар тарафыннан яңадан акча алуга килгәндә, бу хәлгә мин бер дә уңай карамас идем.

Мин шундый тәкъдим белән чыгар идем: әгәр дә, мондый оешма барлыкка килә икән, ул татар тамашачысына тәкъдим ителә торган програмнарның мәдәни эчтәлеген контрольдә тота торган булырга тиеш. Бүген бик күп артистлар сыйфатсыз концертлар куеп халыкның зәвыгын киметә. Безнең татар дөньясында сәнгать үсешен берәү дә көйләми. Бу оешма барлыкка килә икән, ул элекке "худсовет" кебек булырга тиеш. Мин бу оешманың кирәклеген яхшы җырларны һәм татар дөньясына файдалы програмнарны гына үткәрүдә күрәм.

Һәрбер оешмадагы кебек аның үзенең идарәчесе һәм шурасы булырга тиеш. Бу шурага, бәлки, сәясәт дөньясыннан да кемнедер кертү кирәктер. Оешманы эшләтү өчен минималь дәрәҗәдә генә акча кертү дә мөмкин. Ә акча җыеп ятыр өчен генә һәм "без сезгә рөхсәт бирмибез, сез концерт куярга бармыйсыз" дип белдерүләр ясау өчен генә мондый оешма кирәк түгел.

Бу оешма, минемчә, мәдәният министрлыгы контролендә булырга тиеш. Ләкин мәдәният министрлыгы аның белән шөгыльләнми икән, аны бер төркем кешеләр оештырып, дәүләт кануннары нигезендә эшләтергә тиеш.

Бу оешманың җитәкчесе кем булырга тиеш дигәннән, төгәл генә әйтә алмыйм, мин үзем идарә итә алыр идем. Безнең концертлар географиясе бик зур, Русиянең бөтен төбәкләрендә дә булабыз. Елга 170кә кадәр концерт куябыз, һәр җирдә дә тулы заллар. Миңа бик якын тема бу, 12 ел сәнгать өлкәсендә эшлибез. Мин ул эшне җиренә җиткереп башкара алыр идем", ди Хәкимов.

Илдар Мөбәрәкшин

Илдар Мөбәрәкшин

Җырчы һәм музыкант Илдар Мөбәрәкшин (Мубай) хәзер Русиядә кануннарның ике максат белән генә – йә куркытып тору өчен, йә акча җыю өчен генә чыгарылганын әйтә. Концертлар куюга караган бу канунны ул өркетеп тору өчен әзерләнергә мөмкин, ди.

"Бу канун белән бәйсез музыкантларга басым ясарга тырышу кебек тоела. Аларны чынлап торып таптап салыр өчен түгел, ә куркытыр һәм өркетеп тору өчен генә. Хәзер кануннар ике төрле: берсе – өркетү өчен, икенчесе – хәлләр хөртигә киткәч, ничек тә булса бюджет тутыру өчен.

Русия сәясәте хәзер аек акыл белән аңлый торган әйбер түгел. Бәлки бу канун нигезендә эре концерт оешмалары вак-төяк музыкантларны үз астына алырга, бөтен музыка кырын үз кулларында гына тотарга телидер. Алай булырга да, болай булырга да мөмкин.

Бу канун минем үземә кагыла торган әйбер түгел. Күптән җырлаган да юк, теләк тә юк. Теләсәләр ни кылансыннар шунда. Мин быелдан башлап яңалыклар белән танышып барудан да баш тартам, чөнки аларны карап барсаң – бөтенләй яшәп булмаячак. Адәм башы ул кадәр тиле мәгълүмат агымын күтәрә алмый.

Дөрес, дөнья урынында гына тормый, алга бара. Әлегә концертлар оештырасы килми, чакырып торсалар да җырларга теләк тә юк", ди Мөбәрәкшин.

Концертлар оештыруга багышланган бу канун өлгесенә Русиядәге билгеле сәнгатькәрләренең бер өлеше кискен каршы чыкты. Алар Русия думасына ачык хат имзалады һәм аны Борис Гребенщиков үзенең Фейсбуктагы битенә урнаштырды. 37 имзалаучы арасында Илья Лагутенко, Андрей Макаревич, Земфира Рамазанова, Игорь Растеряев, Борис Гребенщиков, "Сплин" төркеме һәм башкалар да бар. Алар әлеге канун өлгесе башка эш белән шөгыльләнеп, елга бер-ике генә концерт оештыручыларның хокукларын боза, коррупциягә дә юл ача дип белдерә. Взнос та күтәрә алмаслык булырга мөмкин, ә яшь башкаручының концертына билет бәяләре 200-300 сум гына тора ди. Җырчылар Русиянең кайбер төбәкләрендә "Үзидарә оешмасы"н төзү өчен кимендә 50 башкаручы табылырмы дигән сорау да куя.

Бу оешмалар төзелә калса, Татарстанда җырчыларга кытлык булмаячак. Республикада меңнән артык җырлап тамак туйдыручы сәхнәләргә чыга дип белдерүчеләр дә бар. Соңгы вакытта татар җырчылары арасында башкаручыларны иләк аша үткәреп, лаекларга гына сәхнәдә җырлау мөмкинлеге бирергә кирәк дигән тәкъдимнәр дә яңгырый башлады. Композитор Эльмира Галимова мәдәният министрлыгы концертлар куярга рөхсәт бирә торган лицензия булдырырга тиеш дип белдергән иде. Бу фикерне Салават Фәтхетдинов та хуплады.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG