Accessibility links

Кайнар хәбәр

Патриарх Русиянең Сүриядә сугышуын "Ватанны саклау" дип атады


Патриарх Кирилл
Патриарх Кирилл

Бөтенрусия патриархы Русия гаскәрләренең Сүриядәге сугышын "Ватанны саклау өчен" дип бәяләде.

Мәскәү һәм Бөтенрусия патриархы Кирилл 7 гыйнвар Раштуа уңаеннан Русиянең Беренче каналында чыгыш ясады. Әңгәмә вакытында ул Русия гаскәрләре Сүриядә "гадел" һәм "саклану" сугышы алып бара, дип сөйләде. Православ чиркәве башлыгы "Сүриядә терроризмның җиңүе Русия халыкларына кайгы китерер иде", диде.

Русия Сүриядә һава һөҗүмнәрен 2015 елның 30 сентябрендә башлады. Аңарчы да анда Русия гаскәрләре торган хәрби базалар бар иде.

Узган төндә Раштуа вәгазендә патриарх дин тотучыларны Украинада тынычлык өчен, сугышлар барган илләрдәге христианнар өчен дога кылырга чакырды.

Казандагы керәшен Раштуага Тихвин чиркәвенә җыелды. Төнге 12дә башланган чарага йөздән артык кеше җыелды.

XS
SM
MD
LG