Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия җиңел атлетика федерациясенең элекке башлыгы Балахничев гомерлеккә спорттан читләштерелде


Валентин Балахничев
Валентин Балахничев

Җиңел атлетика федерацияләренең халыкара берләшмәсе Русия федерациясенең элекке башлыгы Валентин Балахничевны спорттан читләштерү карарын чыгарды.

Узган елның февралендә Русия җиңел атлетика спортчылары белән бәйле допинг җәнҗалыннын соң эшеннән киткән Русия федерациясе башлыгы Валентин Балахничев, Җиңел атлетика федерацияләренең халыкара берләшмәсе карары белән спорттан читләштерелә. Бу турыдагы күрсәтмә берләшмәнең интернет сәхифәсендә басылып чыкты.

Балахничев бу карарга ризасызлык белдерде. Халыкара берләшмәнең бу күрсәтмәсенә ул "Русия спортының абруен төшерү өчен эшләнгән сәяси карар" дигән бәя бирде, дип яза ТАСС.

Узган ел Русия җиңел атлетика федерациясе Халыкара ярышларда катнашудан читләштерелде. Ноябрь аенда Допингка каршы дөнья агентлыгының бәйсез комиссиясе Русия турында әзерләгән хисапта, Русия спортчыларының допинг куллануы, тотылган очракта акча түләп котылулары, тренерларның бу эштә ярдәм итүе, түрәләрнең шушы хәлләрне яшерү өчен зур күләмдә ришвәт түләүләре, Мәскәүдәге допинг лабораториясенең халыкара комиссия килү алдыннан тест нәтиҗәләрен юк итүе турында мәгълүматлар ​бәян итте.

Халыкара агентлык җиңел атлетика белән генә чикләнмәскә, Русиядә спортның башка төрләрен дә тикшерергә чакырды. Спортчылар "иң башта җитештерүчеләрне җәзага тартырга кирәк, спортчыларны түгел", дип саный. Бу хакта Азатлыкка танылган йөгерешче Фирая Солтанова-Жданова сөйде.

XS
SM
MD
LG