Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда кайбер мәктәпләр өч чирекле укытуга күчте


Дүрт чирек урынына өч чиреккә бүлеп укыту сәламәтлек өчен файдалы диелә. Беренче булып мондый укытуга Димитровградта күчкәннәр.

Татарстанда беренчеләрдән булып Казанның 23нче мәктәбе уку елын дүрткә түгел, ә өч чиреккә бүлеп укыту эксперементы башлады. Бу хакта sntat.ru хәбәр итә. Мәктәп каникулга ноябрь азагы белән февраль азагында гына чыга, әмма моннан тыш укучыларның тагын өч тапкыр бер атналык “эш каникуллары” булачак. Олимпиадада катнашучылар бу вакытта укытучылар белән шөгыльләнә, начар укучылар шулай ук белемнәрен арттыра.

Белем алуны өчкә бүлү сәламәтлек өчен файдалы дип санала. Беренче ярты елның нәтиҗәләренә күрә, 23нче мәктәптә балалар арасында авыручылар саны 43 очракка кимегән.

“Кешенең биологик сәгатьләре шулай урнашкан ки, без 5-6 атнада күп итеп эшлибез, ә аннары арый башлыйбыз һәм нәтиҗә кими. Белемне дүрт чиреккә бүлеп укыту моны истә тотмый, чөнки икенче чирек кыска, өченчесе озын, һәм нәкъ озын чирек кыш, витаминнар җитмәү һәм авырулар арту вакытына туры килә. Балалар тиз арый, нервалана һәм авырый башлый. Ә өч чиреккә бүлеп укыту белем бирү белән ялны чиратлаштыра. Без 5-6 атна укыйбыз, ә аннары бер атналык каникуллар”, диде 23нче мәктәпнең психологы Виктория Роженко.

Әлеге өч чиреккә бүлеп укытуны беренче булып биш ел элек Ульян өлкәсенең Мәләкәстәге (Димитровград) 17 мәктәбе керткән булган. Мондый өч чиреккә бүлеп укыту Башкортстан, Мәскәү, Петербурның да кайбер мәктәпләрендә бар. Казанда 23нче мәктәптән тыш, 71нче мәктәп һәм Яшел Үзәндәге Карпов исемендәге лицейда да өч чиреккә бүлеп укыту башлаган.

XS
SM
MD
LG