Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 18:39

Өченче ел миңа Чаллыдагы 2нче татар гимназиясенең әзерлек курсларында психологның татарча укытмавы турында мәгариф һәм фән министры Энгел Фәттаховка берничә хат язарга туры килгән иде. Министр ярдәме белән бер ай ярымнан соң гына уңай нәтиҗәгә ирешә алдык. Һәм әзерлек курсларының татар төркемендә укыган 19 балага, шул исәптән улым Илханга, математикадан гына түгел, психология фәненнән дә татар телендә белем бирелде.

Узган ел 1нче сыйныфларында татарча укытмаулары турында ярты ел дәвамында даими язып та, туган телдә белем бирүгә ирешә алганыбыз юк. Мәсәлән, 1д сыйныфы укытучысы Ә.Сәгыйтова декабрь башында кайбер фәннәрне бераз татарча укытты да, хәзер кабат урысча, урысча-татарчалы белем бирүен дәвам итә.

2015 елның 24 декабрендә узган ата-аналар җыелышында да Ә.Сәгыйтова математиканы урысча-татарча (нигездә урысча) укытам дип белдерде. Татар баласы туган телдә фикерләсен өчен, беренче чиратта, математиканы татарча укытырга кирәклеген ул аңларга да теләми, күрәсең. Югыйсә, моның шулай икәне турында гәҗитләрдә галимнәрнең язмалары да чыгып тора бит. 2009 елда ук “Шәһри Казан” гәҗитендә (№45) басылып чыккан мәкаләмдә мин, математиканы урыс телендә укыган татар баласы урысча фикерли дип язган идем. Әлеге татар гимназиясенең бердәнбер 1в сыйныфында математиканы татарча укыта башладылар, ә нигә калган параллель сыйныфларда да шуны эшләмәскә?

2нче татар гимназиясенең татарча укытылырга тиешле 1нче сыйныфларында актив рәвештә урысча укытуны яклаучы ике-өч ата-ана табыла. Укытучылар үзләре дә урысча укыту яклы булгач, аларга таянып эш йөртә. Әлеге активистлар белән тиңдәш, дустанә мөнәсәбәтләр урнаштыра. Ата-аналардан кирәк-яракларга, эш дәфтәрләренә, сыйныфны ремонтларга акча җыю да мондый бәйләнешне ныгыта. Мәсәлән, улым укыган 1д сыйныфында узган ел җәй башында 1500, уку елы башлангач 1000 сум акча җыйдылар. Бу эшне шул ук урысча укыту яклы активистлар башкарды. Гимназиянең 1б сыйныфында да шундый ук хәл булган икән. Башка сыйныфларда да урысча укыту яклы ата-аналар укытучыларны шулай җайлагандыр. Мондый җыем гамәлләре татарча укытмау сәбәпләренең берсе булып тора. Министр татар гимназияләрендә татарча укыту таләбе куйса да, җайланган укытучы шул ике-өч ата-ана сүзеннән чыга алмый.

Чаллының башка татар мәктәпләрендә дә татарча укытмыйлар. Моның турында 29нчы һәм 52нче татар уку йортларыннан ата-аналар зары килеп иреште. Мәктәпкә хәтле яхшы гына татарча сөйләшкән кайбер балалар 1нче сыйныфта укый башлагач урыс теллегә әйләнеп бара икән. Шулай итеп, татар мәгарифе системалы кризис кичерүен дәвам итә. Моннан чыгу өчен, беренче чиратта, татар мәктәпләрендәге акча җыю гамәлләрен тамырдан юкка чыгарырга кирәк дип саныйм.

Тәлгать Әхмәдишин
Бөтендөнья төрки яшьләре берлегенең шәрәфле президенты, Чаллы

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG