Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина татары Миңнехановтан ярдәм сорый


Украина татары Миңнехановтан ярдәм сорый
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:13 0:00

Украинадан Татарстанга 8 ел элек кайткан Илдус Фатыйхов 7 гыйнварда Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановтан ярдәм сорап ялгыз пикетка чыкты. Ул пикетны тормыш иптәшен һәм берничә айдан үзен дә кире Украинага җибәрмәү өчен соңгы чара дип саный.

Илдус Фатыйхов Бауман урамында уздырган пикетта "Президент Миңнеханов, ярдәм итегез! Минем улым Фатыйхов Илдарның анасын Татарстаннан депортациялиләр! Украина диаспорасы Украинадагы тугандаш халыкның кызын депортацияләүне туктатырга ярдәм итегез" дигән урыс телендә язылган шигар күтәреп торды.

Илдус Фатыйховның хатыны Таня хәзерге вакытта полициянең махсус бинасында Украинага депортацияләнүне көтә.

Пикетчы сүзләренә караганда, Таня ханым Татарстанда теркәлү вакытын уздырып җибәргән һәм хәзер инде аңа республикада яшәү хокукы бирелми.

Илдус Фатыйховның үзенең дә Татарстанда чит ил кешеләре өчен вакытлы теркәлү мөддәте 30 мартта тәмамлана. "Мине дә Украинага депортацияләү көтә", ди ул.

Илдус Фатыйхов ялгыз пикетта тора
Илдус Фатыйхов ялгыз пикетта тора

Ул үзе Татарстанда туган. Яшьлегендә Украинага киткән һәм Советлар берлеге таркалгач ул илнең ватандашы булган. Кировоград шәһәрендә яшәгән. Сигез ел элек тормыш иптәшенең әнисе авырый башлагач, Татарстанга кайткан. Биектау районының Чернышевка авылында вакытлыча фатирга урнашкан һәм аренда түләп яши. Һөнәре буенча ташчы булгач, Татарстанда төрле төзелешләрдә эшләгән. Түрәләргә дә йортлар салуда катнашкан. "Тик хәзер бер генә түрә дә миңа ярдәм итү ягын карамый. Украина паспорты белән мине беркем дә эшкә алмый. Хәтта каравылчы булып та урнаша алмыйм. Яшем 60та булгач, кире боралар. Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллинга йорт төзүдә дә катнаштым. Украинага китәргә куша башлагач, аннан ярдәм сорап барган идем, ярдәм итү ягын карамады, тыңлап та тормады мине", ди ул.

Илдус Фатыйхов, Татарстанга кайтуына сигез ел булса да, ватандашлык ала алмаган.

"Бюрократия бик көчле Татарстанда. Һәрнәрсә өчен акча сорыйлар. Минем хәтта медицина комиссиясе узарга да акчам юк бит", ди ул.

Фатыйхов: "Татарстанда татар булсаң да, кызганып тормыйлар. Документың юк икән, кит кенә диләр. Минем исә Украинага кире китәсем килми. Анда эш тә юк, тормыш шартлары да начар. Минем балаларым да монда укый. Үлә калсам да, Татарстанда җирләнәсем килә минем", дип белдерде ул.

XS
SM
MD
LG