Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 00:17

Кризис сәбәпле инвалид һәм ятим балалар укыган мәктәпләрдә урыннар киметелә дигән борчылуларны Татарстан фән һәм мәгариф министрлыгында кире кактылар.

Кризис 2016 елда тагын да көчәячәк. Татарстанда да ярлылар, эшсезләр санын арттырмас өчен мөмкин кадәр төрле чыгымнарны киметергә тырышалар. Күптән түгел социаль челтәрләрдә авыру яки физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар укыган махсус коррекция мәктәпләрендә урыннарны кыскарталар, балаларны гадәти урта мәктәпләргә күчерәләр дигән хәбәрләр чыкты.

Татарстан инклюзив белем бирүне алга сөрә. Бер сыйныфта мөмкинлекләре чикләнгән һәм сәламәт балалар укуны "инклюзив" белем бирү дип атыйлар. Моның уңай мисаллары барлык алга киткән илләрдә бар, аның өчен кимчелекләре булган укучылар өчен өстәмә шартлар тудыру һәм аларны балаларның көндәлек тормышында катнаштыру кирәк. Инвалид яшьтәшләре белән бер сыйныфта укыган балалар үскәч кимчелекләре булган кешеләрне рәнҗетми, арба белән менеп булмаган пандуслар төземи.

Русиядә әлегә башкача, пандуслар төзелсә дә, аларда йөреп булмый. Транспорт арбалы кешеләр өчен җайланмаган, сәламәт кешеләр арасына чыккан кеше үзен мескен хис итә. Татарстанда 3 меңнән артык инвалид бала сәламәт яшьтәшләре белән бергә укый, диде Азатлыкка Татарстан мәгариф министрлыгы белгече Светлана Любина.

"Татарстанда 52 коррекция мәктәбе бар. Инвалид балаларның 50% шундый мәктәпләрдә укый, калган яртысы гади мәктәпләрдә.

"Татарстанда 52 коррекция мәктәбе бар. Инвалид балаларның 50% шундый мәктәпләрдә укый, калган яртысы гади мәктәпләрдә. Шулай ук читтән торып укучылар бар. Соңгы елларда бер мәктәп тә ябылмады, урыннар кыскармады, һәм бу мөмкин түгел", диде Светлана Любина.

Кимчелекләре булган балаларны сәламәт яшьтәшләре белән бергә укыту шартларының иң мөһиме – укытучыларның моңа әзер булуы. Без сөйләшкән укытучылар, инклюзив белем бирүне алга сөргән түрәләр моның өчен берни эшләми, диде.

"Яңа уку елында минем сыйныфка коррекция мәктәбеннән 1-2 бала килергә мөмкин, дип әйттеләр. Мин 7нче сыйныфны укытам, 30 бала. Нинди балаларны бирәчәкләр миңа? Авырумы алар? Әллә ата-анасыз интернатта үскән ятим балалармы? Кем генә булса да, һәрберсенә аерым караш, аерым укыту ысулы кирәк булачак, ничек укытыйм мин аларны", дип борчылып сөйләде Азатлыкка үз исемен әйтергә теләмәгән сыйныф җитәкчесе.

Коррекция мәктәпләрен ябуга ата-аналар да каршы. Республикада кайбер аерым очракларны санамаганда, андый мәктәпләрдә махсус белемле һәм тәҗрибәле кешеләр эшли.

"Кызыбыз бик озак сөйләшмәде. Монда килгәч татарча, урысча сөйләшергә өйрәнде", дип сөйләде Азатлыкка Фирая Кәбирова. Алсу исемле оныгын ул үзе генә үстерә, 1нче санлы мәктәп-интернатның 6нчы сыйныфында укучы Алсу Кәбирова әти-әнисез үсә. Алсуның сыйныфташы Ильяс Ибраһимов гаиләсе турында сөйләгәндә, әбисе турында гына әйтә. Кайдадыр авылда аның әнисе һәм кечкенә энесе дә бар, ди Ильяс. Әлмирә Урлукова исә туганнары турындагы сорауларны бөтенләй ишетмәгәндәй булды. Аның бар хыялы - Мәскәүгә китеп танылган җырчыларның ничек яшәгәнен күрү. Казанның бу мәктәп-интернатында урта мәктәпләрдә укудан артта калган, ата-аналары бала үстерү хокукыннан мәхрүм ителгән һәм ятим балалар укый.

Казанда инвалид балаларга урта белем бирү өчен шартлар бар һәм яхшыра, дияргә дә була, чөнки соңгы елларда Казанда мөмкинлекләре чикләнгән балаларга ярдәм итүне волонтерлар үз кулларына алды. Казанның 76нчы коррекция мәктәбендә укучылар театрларга кадәр куя. Бу эшне алар белән "Социаль театр студиясе" алып бара. Проект кураторы Ләйлә Сәләхетдинова балалар янына актерларны, сәхнә осталарын китерә, балаларны театрга алып бара, укучылар үзләре сәхнәдә уйный.

Error rendering VK.

Казанда шулай ук даун һәм аутизм белән авырган балалар өчен "Облачко" исемле театр студиясе эшли. Монда балаларны авыру димиләр, "үзенчәлекле" дип атыйлар.

Районнардан күбрәк менә мондый хәбәрләр килә. Мондый күренештән соң Татарстанның Тукай районындагы коррекция мәктәбен прокуратура тикшерәчәк.

Error rendering VK.

Кризис социаль яктан иң көчсез катламнарга китереп бәрә. Инде хәзердән үк импортка чикләүләр кертелүе сәбәпле, чит илләрдән кайбер дарулар, инвалид арбалары һәм көндәлек тормыш кирәк-яраклары кибетләрдән юкка чыкты. Министрлык белгече Светлана Любина белән сөйләшүдән соң, инвалид балаларның язмышын ата-ана хәл итә, хөкүмәт барлык мөмкинлекләрне дә бирә, дигән тәэсир калды. Ата-ана теләсә - махсус мәктәпкә бирә, теләсә - гадәти мәктәптә укыта, теләсә - читтән торып өйдә генә белем бирә. Нишләп борчыла соң халык?

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG