Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 15:13

Казанда кар бабайлар парадында татар кар бабае да катнашты


8 гыйнвар Казанның Горький паркында "Кар бабайлар парады" оештырылды. 50 такым катнашкан чарада татар кар бабаен ясаучылар да булды

Быел беренче тапкыр оештырылган "Кар бабайлар парады"на дүрт кешелек гаиләләр кардан Кар бабай ясау һәм аны бизәү осталыгын күрсәтте.

Шәһәр хакимияте фестивальгә ике тонна кар әзерләде, катнашучылар исә Кар бабайны бизәү әйберләрен үзләре белән алып килде.

Кар бабай ясау осталыгын һәркем үзенчә күрсәтте. Кемдер аны яткырып ясаса, берәүләр мылтык тоттырып яисә хәрби киемнән сурәтләргә тырышты.

Казаннан Әдилә Каюмова гаиләсе исә татар Кар бабаен ясады.

"Без Кар бабайны татар итеп ясарга уйладык. Чөнки без Татарстанда яшибез. Шуңа без аның башына түбәтәй кигердек, янында татарның милли ризыгы булган чәкчәк ясадык, кулына гармун тоттырдык. Татар халкы гармунга биергә ярата бит.

Татар Кар бабае ясап без Татарстанны танытырга һәм үзебезнең Кар бабайны башкаларныкыннан аерылып торуын теләдек", диде ул.

Кар бабай ясау ярышы ике сәгать дәвам итте. Катнашучылардан ахырдан үзләре ясаган Кар бабайны оештыручыларның инстаграм социаль челтәренә җибәрүләре соралды.

Нәтиҗәдә социаль челтәрдә иң күп тавыш алган һәм оештыручылар иң матур дип тапкан Кар бабайларны ясаучыларга бүләкләр тапшырылды.

XS
SM
MD
LG