Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Бергәләп татлы ризык пешерү балаларны дуслаштыра"


Казан кирмәнендә балалар өчен татлы мастер-класслар бара
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:00 0:00

Казан кирмәнендә балалар өчен татлы мастер-класслар бара

Раштуа бәйрәме уңаеннан Казан кирмәненең Благовещение соборы музеенда балалар өчен татлы ризыклар ясау мастер-классы үтә. Бу чараны бертуган Васильевлар остаханәсе үткәрсә дә, аны татар кызлары алып бара. Бергәләп татлы ризык пешерү төрле милләт балаларын, әти-әниләрен дуслаштыра, ди аш остасы Алсу Мәҗитова.

Казанда матур татлы ризыклар ясау мастер-класслары – балалар өчен Яңа ел бәйрәмнәрендә иң популяр шөгыльләрнең берсе икән. Шуңа да әлеге кулинар чаралар берничә көн рәттән уздырыла. Беренчеләрендә балалар “имбир өйләре” ясасалар, соңгылары бизәлгән имбир печеньесын ясауга багышланды, диде оештыручы, мастер-класслар алып алып баручы Айгөл Мәҗитова.

Аның сүзләренчә, әлеге мастер-класслар соңгы елларда еш үткәрелә башлаган, эшкуарлар да ихтыяҗ барлыгына игътибар итеп оештырырга алынган.

“Балалар үзләре генә түгел, әти-әниләре белән килә, алар да безнең белән бергә утырып печенье пешерәләр, камырын җәеп, кисәләр, аннан соң балалары белән бергә буяп утыралар. Алар өчен бу балачакларына кайткан төсле”, ди Айгөл. Катнашучы балаларның яшь аермасы төрле. Араларында 6 яшьлекләре дә, 14-15 яшьлек егет-кызлар да бар.

Раштуа бәйрәме уңаеннан мастер-классның үткәрү урыны итеп Благовещение соборы музее сайланган. Казан кирмәнендә үтүе әти-әниләргә дә хуш килгән. “Монда христиан балалары гына түгел, мөселманнар да килә. Татарстан – гомумән толерант республика. Күмәк ризык пешерүдә халыкның динен аерырга кирәкмедер. Киресенчә, әлеге мастер-классларда бергәләп татлы ризык пешерү төрле милләт балаларын, әти-әниләрен дуслаштыра”, дип саный Айгөл Мәҗитова.

Әмма чиркәү музеенда үткәрүнең тискәре яклары да бар икән. Монда су булмау сәбәпле, камырны алдан ук әзерләп килергә туры килгән. Айгөл әйтүенчә, печеньелар әзерләү һәм пешерү өчен мичкә кадәр барлык җиһазларны үзләре алып киләләр.

Мастер-классның бәясе 300 сум. Яңа ел бәйрәме сәбәпле ташламалар каралган. Гадәти көндә шушы ук мастер-класс бер кешегә 600-700 сумны тәшкил итә. Татлы ризык пешерергә килгән балалар да, аларның әти-әниләре дә эш барышыннан канәгать калалар, ди оештыручылар. Балаларга печенье ясау, аны буяу, бизәү процессы хуш килсә, әти-әниләре “бала белән бергә үткәргән вакыт – иң кадерлесе, аны берни белән дә чагыштырып булмый”, дип белдерде.

XS
SM
MD
LG