Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 19:19

"Телевизор карыйсым килми, күгәрчен асрыйм"


Казанда русиякүләм күгәрченнәр күргәзмәсе оештырылды. Тәлгать Хәйруллин 40 елдан артык күгәрчен асрый. Күгәрченнәр күпме тора? Аларны асрарга күпме акча кирәк? Тәлгать Хәйруллин барысын да белә.

9-10 гыйнвар Казанның Ленин мәдәният үзәгендә үткән күргәзмәдә Мәскәү, Саратов, Краснодар, Ульян, Самардан, Татарстанның күп кенә район, шәһәрләреннән килгән йөзләрчә күгәрчен үрчетүчеләр катнашты.

Күргәзмәгә Балык Бистәсеннән килгән Тәлгать Хәйруллин күгәрчен үрчетүнең балык тоту кебек бер хобби булуы турында сөйләде.

"Минем 120 күгәрченем бар. Алар төрле төрдән. Кайберләрен Мәскәүдән, Тольяттидан алып кайтам. Мондый күгәрчен ярминкәләрендә без үзара күгәрченнәребезне алмашабыз, кирәк булса сатып та җибәрәбез. Минем күгәрченнәр арасында иң кыйбаты өч мең сумлык. Бер меңлекләр дә, 500 сумлыклар да бар.

Күгәрчен асрау кыйммәткә төшә дип әйтер идем. Әйтик, 120 күгәрченгә мин һәр көн бер чиләк бодай ашатам. Бер капчык ашлык 600-700 сум тора. Әмма күгәрчен асрау күңел өчен дип әйтер идем. Мин күгәрченнәремне акча өчен асрамыйм.

Күгәрчен асрау бер чир инде ул. Мин менә 15 яшьтән күгәрчен очыра башладым, гомер буе күгәрчен асрыйм. Пенсиядә булгач көнемне шулар янында уздырам. Татарстанда минем кебек биш меңләп күгәрчен асраучы бардыр. Элек күбрәк иде, хәзер кимеделәр.

Күгәрченнәремнең яртысы оча, яртысы карт. Очып алалар да, аннан кире кайталар. Минем күгәрченнәрем хәтта Мәскәүдән дә очып кайтканнары бар. Һәм Мәскәүдәге хуҗасы янына очып киткәннәре дә булды.

Почта күргәрченнәре акыллы. Алар кайда туса, шунда әйләнеп кайта торган. Хат язсаң, хатны да алып кайталар. Бер күгәрчен 15 ел яши", дип сөйләде ул.

Казанда ел саен уздырыла торган чара, быел II дөнья сугышында җиңүнең 70 еллыгына багышланды.

XS
SM
MD
LG