Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан түрәләр куллана торган кыйммәтле машиналар исемлегендә беренче унлыкка кергән


Бу исемлектә Татарстанны Мәскәү, Краснодар крае һәм Ленинград өлкәсе, Ставрополь, Мәскәү өлкәсе, Чечня уздыра.

Татарстан дәүләт оешмаларыныкы саналган һәм 1,5 миллион сумнан кыйммәтрәк торган машиналар куллануы нигезендә җиденче урында тора. Бу хакта РБК хәбәр итә.

Республикада шундый 59 машина исәпләнә. Машиналарның уртача бәясе 3,1 миллион сум.

Кыйммәтле машиналарның иң күбе Мәскәү (2,8 мең), Краснодар крае (172) һәм Ленинград өлкәсендә (119) теркәлгән. Башкортстан бу исемлектә унынчы урында.

XS
SM
MD
LG