Accessibility links

"Алтын глобус" ияләре билгеле булды


Режиссер Алехандро Иньяритту (с) һәм актер Леонардо Ди Каприо
Режиссер Алехандро Иньяритту (с) һәм актер Леонардо Ди Каприо

11 гыйнварга каршы төндә Һолливудта җитмеш өченче "Алтын глобус" премиясе ияләре игълан ителде. Быел иң яхшылары дип "Марслы" һәм "Исән калган" фильмнары танылды.

Лос-Анжелес шәһәрендә узган чарада төп игътибар "Исән калган" ("The Revenant") фильмына булды. Ул иң яхшы драматик фильм дип танылды, аны төшергән Алехандро Иньярриту иң яхшы режиссер дип аталды, ә төп рольне башкарган Леонардо Ди Каприо иң яхшы драматик ир-ат роле өчен бүләк алды.

Леонардо Ди Каприо Алтын Глобус алгач ясаган чыгышында асаба халыкларны яклау сүзләре әйтте:

"Марслы" фильмы исә иң яхшы комедия фильмы дип танылды. Төп рольне башкарган Мэтт Деймон да комедиядәге иң яхшы ир-ат роле бүләген алды.

Иң яхшы драматик актриса бүләген Бри Ларсон ("Бүлмә" фильмы), иң яхшы комедия актрисасы бүләген Дженнифер Лоуренс ("Джой" фильмы) алып китте. Икенче пландагы иң яхшы актерлар дип Сильвестр Сталлоне ("Крид: Рокки мирасы") һәм Кейт Уинслет ("Стив Джобс") билгеләнде. Иң яхшы сценарий өчен дә бүләкне "Стив Джобс" фильмы алды.

Иң яхшы анимацион фильмы булып Pixar студиясенең "Башваткыч" фильмы танылды.

"Алтын глобус" премиясен еш кына "Оскар" тантанасына әзерлек дип атыйлар. Гадәттә, "глобус"ка ия булганнар "Оскар" бүләгенә дә ирешә. "Оскар" премиясен тапшыру тантанасы 28 февраль көнне уза, намзәтләр исә 14 гыйнвар көнне игълан ителәчәк.

XS
SM
MD
LG