Accessibility links

җомга, 2 декабрь 2016, Казан вакыты 21:07

Милли хисе сүнгән татарларны "сәяси урыслар" дип атау тәкъдим ителә


Казанда урыс маршы-митингын оештыручы Михаил Щеглов, 4 ноябрь, 2015

Казанда урыс маршы-митингын оештыручы Михаил Щеглов, 4 ноябрь, 2015

Милләтче урыс политологы Станислав Смагин фикеренчә, татарларның күпчелеген "сәяси урыслар" дип атарга була. Күзәтүчеләр моның куркыныч яклары турында кисәтә.

"Уртача православтан яки дөньяви (секуляр) урыстан уртача Казан татарының аермасы урыс евангелисты яки Б.Б.Гребенщиков кебек буддистныкыннан бик үк зур түгел. Безнең арада бүлешер бер нәрсә дә юк һәм кирәк тә түгел", ди Смагин "Известия" газетында басылган мәкаләсендә. Әмма мәкалә үзе татарларны икегә – "сәяси урысларга" һәм "дошманнарга" – бүлүгә багышланган. "Сәяси урыс" булмаганнар урысларның да, татарларның да "шиксез дошманы" дип атала. Бу бүленештә төп критерий итеп, нигәдер, Алтын Урдага мөнәсәбәт алынган.

Алтын Урдага битараф булган яки көлемсерәп караучы татарлар "сәяси урыслар" дип санала. Автор декабрь ахырында Казанда тоткарланган Рәис Сөләймановны да "сәяси урыс"лар рәтенә кертә һәм ул моңа рәнҗемәс дигән өметен белдерә. Аның фикеренчә, Русиядә этник урыслар 80 проценттан артык булса, "сәяси урыслар"ны да исәпкә алсаң, урыслар 90 проценттан да артып китә. Ә калган 10 процентка якын халык, Смагин фикеренчә, дәүләткә каршы җинаять кылучылар, һәм алай гына да түгел, оешкан җинаятьчел төркем булып тора.

Сәяси аналитик Пол Гобл фикеренчә, "сәяси урыслар" төшенчәсен рәсми әйләнешкә кертү капма-каршы нәтиҗә бирергә, "сәяси урыс" булмаганнар аерым мөнәсәбәт һәм хәтта бәйсез дәүләт статусы таләп итәргә мөмкин. "Шул сәбәпле, Путин режимы бу терминны рәсми рәвештә кабул итмәс кебек. Әмма бу язманың Мәскәүдә чыгучы төп газетларның берсендә басылуы аның үзеннән-үзе әйләнешкә кереп китү мөмкинлеген аңлата, кайбер очракларда ул Кремльгә хезмәт итсә, башка очракларда аның мәнфәгатьләренә каршы эшләргә мөмкин", дип кисәтә Гобл.

Тарихчы галим, этнограф Дамир Исхаков Азатлыкка моны "россиян" милләте ясау тырышлыгының бер чагылышы дип атады:

Дамир Исхаков

Дамир Исхаков

"Бу бер дә яңа нәрсә түгел. Алга таба Русия җәмгыятен берничә модель нигезендә кору турында сөйләшүләр бара. Чынлыкта бу "россиян" милләте дигән төшенчәгә туры килә. Әмма Русия ватандашлары җәмгыяте яки милләте дигәндә, аның бөтен хикмәте ничек төзүдә бит. Әйтик Русиядә булган барлык милләтләрне тигез итеп карап, барысының да мәнфәгатен искә алып русиялеләр ватандашлык җәмгыятен төзергә була. Шулай ук башка вариантны да сайлап алырга була. Шушы җәмгыять эчендә урысларны иң әһәмиятлесе итеп куялар һәм шулай дип таныйлар, шуны төрлечә ныгыталар да. Шуның нигезендә урыслар беренче урында торган хисапта, башкалар икенчерәк урындагы милләтләр булып яшәп яталар. Чынлыкта татарларның абсолют күпчелеге моны берничек тә кабул итә алмыйлар. Әгәр дә безнең яшәү өчен гарантияләр юк икән, шул исәптән милли берәмлек буларак яшәү өчен, бу әйберне төзүгә без каршы чыгачакбыз.

Илнең тотрыклылыгы ул, кайсы халыкны нигез итеп алуга килгәндә, аның процентына гына карамый. Руслар рәсми рәвештә 81 процент чамасы булса, калган өлешне кыса башласаң, ул бик зур проблемнар китереп чыгарырга мөмкин. Шуның өстенә, БМОның Русиядә мөселман халыклар арта барачагын күзаллавы да бар. Мәсьәлән 2050 елга Русиядә мөселманнар 35-37 процентка җитәр дип көтелә, БМОның шундый рәсми демографик күзаллавы бар. Шуңа күрә бу "сәяси урыслар" турында язылганнар чынбарлыкны чагылдырмый һәм Русиядә империя төзү эшенә хезмәт итүче програм гына булып тора", ди Исхаков.

Дамир Исхаков фикеренчә, күпчелек татарлар үзләрен "сәяси урыслар" дип атауга риза булмаячак, "моңа бары Рәис Сөләйманов кебек маңкортлар гына риза булырга мөмкин".

"Сәяси урыслар" төшенчәсе әлегә яңа термин. Кремль фатихасыннан башка ул үзеннән-үзе әйләнешкә кереп китә алмас кебек.

Флүр Шәрипов

Флүр Шәрипов

Мәскәү акчасына оештырылган һәм Бөтендөнья татар конгрессы ярдәмендә эшләүче Европа татарлары альянсы рәисе Флүр Шәрипов элегрәк Европа татарларын "урыс дөньясының бер өлеше" дип атаган иде. Мәскәүдә узган ватандашлар корылтаенда әлеге оешма Русия хөкүмәте тарафыннан аерым телгә алынып хөрмәтләнде һәм Европадагы ватандашларның Кырымны аннексияләү нәтиҗәсендә көчәеп киткән Көнбатыш-Русия каршылыгында бу псевдотатар оешмасының Путин хакимияте ягына басуы югары бәяләнде.

Шулай ук "йомышлы татарлар" (служивые татары) дигән төшенчә дә әле патша Русиясе чорында ук киң кулланылышка кереп киткән. Казан ханлыгы яулап алынган һәм аннан соңгы гасырларда "йомышлы татарлар" дип Мәскәү кенәзләренә хезмәт иткән һәм шуның өчен җир кишәрлекләре, төрле өстенлекләр алган татарларны атаганнар. Хәзер дә әлеге төшенчә төрле өстенлекләр, коррупцион мөмкинлекләр, кагылгысызлык хокукы өчен Русия хакимиятенә хезмәт итүчеләргә карата кулланыла.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG