Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 13:12

Илшат Гафуров КФУ ректоры булып килгәннән бирле хөр фикерле гыйлем учагы басым астындагы ябык оешмага әйләнә.

Инде чәнечкеле чыбык кына җитми, дип "Киртәләрсез шәһәр" инициатив төркеме КФУ җитәкчелегенә бу уку йортын чәнечкеле тимерчыбык белән әйләндереп алырга тәкъдим итә. "Киртәләрсез шәһәр" бу хакта Фейсбукка язды.

"Ленин бакчасының өске өлешендә, университет фәнни китапханәсе янындагы агачлар киселеп ялангач булып калган урын 2015 елның декабрендә тимер койма белән әйләндереп алынды. 180 см биеклектәге койма Казан университетын саклау өчен җитәрлек түгел, шуңа күрә КФУ җитәкчелегенә тимерчыбык сатып алып бу койма өстенә сузарга тәкъдим итәбез", диелә университетның хуҗалык эшләре проректоры Ленар Солтангалиев исеменә язылган мөрәҗәгатьтә.

КФУда түләп укыган студентлары күп булган институт җитәкчеләре макталган, һәр нәрсәдән акча гына эшләргә теләү сизелеп торган, галимнәрдән укыту сыйфаты түгел, ә журналларда күбрәк мәкалә бастыру таләп ителгән чорда университет янында тирә-юньгә ямь биреп торган яшеллекнең юк ителүе һәм җитәкчелекнең монда машина кую урыны эшләргә теләве зур шау-шу тудырган иде. Бу вакыйга Татарстан президентына да барып иреште һәм ул киселгән агачлар урынына яңаларын утыртырга боерды.

Идарә вертикале булдырылды

Илшат Гафуров 2010 елның 8 апрелендә Казан университеты ректоры итеп куелганнан бирле ул хөр фикерле мәгърифәт, белем һәм гыйлем учагын басым астындагы ябык оешмага әйләндерү эшенә кереште. Русиядәге иң борынгы уку йортларының берсе булган Казан университетында Гафуровка кадәр ректор гел сайлана торган иде.

Социология фәннәре докторы, галим Искәндәр Ясәвиев Гафуров бик кыска вакыт эчендә уку йортында илдәге кебек хакимият вертикале төзеде, дип белдерә. Гафуров килгәннән соң бөтен факультетлар да дип әйтерлек институтлар итеп үзгәртелә һәм аларның директорлары да билгеләнә башлый. Элек факультет деканнары сайланып куелган булган.

Татфак юк ителде

Татар фәнен: телне, әдәбиятны, тарихны өйрәнү Гафуровка кадәр университетның үзгәлеге, уку йортының абруен күтәргән юнәлешләрнең берсе иде. Университетның тарихи елъязмасында "Университетка нигез салынган 1804 елдан көнчыгыш юнәлеше була һәм анда төрек һәм татар теле кафедралары эшләп килә" дип язылган. 1944 елда филология факультеты эчендә татар теле һәм әдәбияты бүлеге булдырыла. Ә 1989 елда татар филологиясе, тарихы һәм көнчыгыш телләр факультеты оеша. 2000 елда көнчыгыш телләр кафедрасы аерылып чыгып Көнчыгышны өйрәнү институтына әйләнә.

Гафуров ректор булып утыргач та татфакны юк итү эшенә керешәләр. Татфак һуманитар педагогика университеты (ТГПУ) белән кушылгач 2012 елдан татар теле һәм әдәбияты белгечлеге бетерелде. Бу исә телне, әдәбиятны фән буларак өйрәнүгә киртә салды. Бу юнәлештә бары тик мәктәпләр өчен укытучылар әзерләү генә калды.

2012 елдан татар журналистикасы да кысыла башлады. Башта татар журналистларының читтән торып укуы бетерелде. Көндезге бүлеккә бюджет урыннары кими башлады. 2015 елдан татар журналистларына аерым бюджет урыннары бөтенләй бүленмәде. Татар журналисты булырга теләүчеләр урыс журналистлары белән гомум таләпләр нигезендә имтихан тапшырып укырга керү өчен бәйгегә чыга торган итеп калдырылды.

Татар укытучыларын әзерләү бетерелде

2015 елдан университетта татар мәктәпләре өчен математика укытучыларын әзерләү бетерелде. Галимнәр бу мәсьәләне университет җитәкчелеге, мәгариф министрлыгы һәм Татарстан хөкүмәте алдында күтәреп караса да, әлегә кадәр хәл ителмәде. Аларны сөйләшүләр бара дип кенә тынычландырып киләләр.

Гафуров ректор булганнан соң татар тарихы белгечләрен әзерләү дә Татарстан җилкәсендә калды. Соңгы дүрт ел эчендә Татарстан президенты карары белән төрки халыклар тарихы белгечлегенә республика бюджетыннан гына акча бүленә башлады.

Идарә һәм контрольдә тоту көчәйтелде

Гафуров җитәкче булгач та университетта идарә системасын көчәйтте. Соңгы биш ел эчендә белем бирү сыйфатын контрольдә тотучы бүлек булдырылды. Лицензия бирү һәм аккредитация, проект-аналитика, карьераны үстерү бүлекләре дә барлыкка килде. Укытучылар, галимнәр белемнәрен тирәнәйтү урнына электрон хисаплар тутыра-тутыра кәгазь боткасына батты.

Идарә системасын көчәйтү өчен булдырылган бүлекләргә урыннар да кирәк булды, һәм әнә шул сәбәпле тарих, фәлсәфә, журналистика һәм социология факультетлары тарихи үзәктән башка җиргә күчерелде.

КФУның Лобачевский исемендәге китапханә мәйданнары киметелде. Элек китапханә бинаның дүрт катын да биләгән булса, бер каты университетны багучылар шурасына һәм "Сбербанк корпоратив университеты" өчен бирелде.

Үз фикереңне белдерү һәм тәнкыйтьләү тыелды

Гафуров килгәннән соң университет җитәкчелеге эшлекле тәнкыйтьне бөтенләй кабул итми башлады. Укытучылар белән университет җитәкчелеге арасында төзелгән килешүгә "КФУ абруена зыян китерердәй гамәлләр кылмаска" дигән юллар кертелде. Югары уку йортында чыгучы "Казанский университет" газеты да мактауга гына корылган барсын да ал да гөл итеп кенә күрсәткән мәкаләләр бастыра башлады.

2014 елның декабрендә хөр фикер белдерүчеләр "бишенче колонна" вәкилләре булып бәяләнергә мөмкин дип кисәтелде. Гафуров 2011 елда: "Университет һәрвакыт ирекле фикерлеләрне берләштергән урын булып килде, бары тик ирекле кешеләр генә иҗат итә ала", дип белдерсә, 2014 елда инде ул гыйльми шураның киңәйтелгән утырышында моңа капма-каршы сүзләр сөйләде. "Безнең кыенлыкларыбыздан һәм хаталарыбыздан үз мәкерле максатлары файдасына паразитлык итүчеләргә, дәүләтебезнең ачыктан-ачык һәм яшерен дошманнарына, бишенче колонна вәкилләренә карата яшьләребезнең кискен нәфрәт итүенә ирешергә кирәк", диде.

Соңгы биш ел эчендә университетта берничә протест чарасы үтте. Студентлар һәм җәмәгатьчелек татар филологиясе һәм тарихы факультетын үзгәртүгә, журналистика һәм социалогия факультетын башка бинага күчерүгә, кыскартуларга каршылык белдерде. Университет укытучылары алдан кисәтелгәнгә бу чараларда катнаша алмады.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG