Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лениногорскидагы янгыннан соң кайбер оешма хезмәткәрләренә карата җинаять эше ачылган


Иске Кувакта янгын сүндерәләр
Иске Кувакта янгын сүндерәләр

"Лениногорскгаз" оешмасының билгесез хезмәткәрләренә газны өзгән, ә гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, һәм муниципалитетның билгесез җитәкчеләре, социаль яклау секторы хезмәткәрләрен ваемсызлыгы өчен җинаять эше ачылган.

Русия тикшерү комитеты Лениногорскида бер ана һәм биш баланың янып үлүенә бәйле Татарстан гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, муниципалитет түрәләре, "Лениногорскгаз" оешмасы хезмәткәрләре, Татарстан хезмәт министрлыгының социаль яклау секторы һәм район башкарма комитетының балаларны карамакка алу секторы хезмәткәрләренә карата җинаять эше ачкан. Бу хакта Русия тикшерү комитеты матбугат үзәге хәбәр итә.

Хәбәрдә шулай ук сигез кешелек гаиләнең 50 квадрат метрлык мәйданда яшәве һәм аның бары 20 квадрат метры гына торак мәйдан өчен яраклы булуы әйтелә. Бу исә социаль нормаларга каршы килә.

Шулай ук мәхкәмә карары нигезендә 2013 елның 12 августыннан әлеге гаиләнең газын өзгән булалар. Шуңа алар йортны утын ягып җылыткан, шулай ук кулдан ясалган электр җылыткычлары кулланган.

Татарстанның Лениногорски районы Иске Куак авылында 9 гыйнварга каршы төндә бер гаилә йортында чыккан янгын нәтиҗәсендә 47 яшьлек ана һәм 6 айдан алып 10 яшькә кадәр биш баласы һәлак булган иде. Аталарының 75% тәне янып хастаханәгә озатылуы әйтелә. Ул исерек булган диелә.

Бу гаиләдә барлыгы алты бала булган, 8 яшьлек бер балалары янгын вакытында әбиләрендә булган һәм исән калган.

XS
SM
MD
LG