Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 18:41

Элегрәк Навальныйның фонды Русия баш прокуроры Юрий Чайка якыннарын фаш иткән видео күрсәткән иде. Аны интернетта миллионнарча кеше карады.

Русия баш прокуратурасы Алексей Навальныйның Коррупциягә каршы фондын 2016 елда тикшерүләр узачак оешмалар исемлегенә кертте. Бу хакта прокуратура сайтында хәбәр ителә.

Прокуратура оешманың эшчәнлеген "Коммерцияле булмаган оешмалар турындагы" канунга туры килүен тикшерергә исәпли.

Тикшерү 2016 елның август аенда 20 көн дәвамында узачак.

Билгеле булганча 2015 елның 1 декабрендә Коррупциягә каршы фонда баш прокурор Геннадий Чайка якыннары турында видео чыгарган иде. Видео авторлары баш прокурорның уллары үзләре генә шулай тиз арада уңышлы бизнес кора алмас иде, аларга шундый югары урында утыручы аталарының хакимияте ярдәм иткән булырга тиеш дип фаразлый. Фильм шулай ук Краснодар краенда бер кырымтатар гаиләсен һәм аларның кунакларын, барлыгы 12 кешене, шул исәптән дүрт баланы үтергән Сергей Цапок бандасы белән баш прокурор урынбасары Геннадий Лопатинның элекке хатыны Ольга Лопатина арасындагы бәйләнешләр турында да сөйли.

XS
SM
MD
LG