Accessibility links

Кайнар хәбәр

Обама президент буларак соңгы еллык чыгышын ясады


Барак Обама
Барак Обама

Барак Обама АКШ президенты вазифасында җиденче һәм соңгы мәртәбә илнең хәле турында еллык чыгышын ясады. Ул киләчәккә дүрт төп максатны билгеләде.

АКШ президенты вазифасында җиденче һәм соңгы еллык чыгышында Обама киләчәккә дүрт төп максатны билгеләде:

– Икътисад үзгәргәндә һәркемгә тигез мөмкинлекләр тудыру.

– Кешелекнең киләчәгенә куркыныч тудырмаячак технологияләр булдыру.

– АКШның иминлек доктринасын булдырганда илнең дөньякүләм җандармга әверелүенә юл куймау.

– “Өмет сәясәте” булдыру. АКШ президенты фикеренчә, мондый сәясәт кешеләрдә начар түгел, ә яхшы ниятләр тудырырга тиеш.

Үз хакимияте чорында ирешелгән икътисади казанышларга тукталып Обама илдәге гомум икътисади үсешнең һәркемгә тигез мөмкинлекләр тудыруны кайгырту белән бергә баруын телгә алды. Монда башлангыч белем бирү реформасы да, студентлар өчен кредитларны җиңеләйтү дә, эшләүче американнарны медицина иминияте програмы аша социаль яклау да керә.

Демократлар һәм республиканнар арасындагы төп каршылыкларның берсе – икътисадны көйләүдә дәүләтнең роле мәсьәләсенә бәйле. Демократ президент фикеренчә, зур корпорацияләр өчен отышлы булган шартларны саклап калу түгел, ә байлыкларны хезмәткә карап гаделрәк бүлешү системын булдыру мөһим.

Фәнни-техник тәрәккыятькә килгәндә, Обама инновация рухында эшләүчеләргә ярдәм итәргә чакырды, медицина тикшеренүләренең, шул исәптән, яман шешкә каршы көрәшнең мөһимлегенә басым ясады, климат үзгәрешләрен һәм кешенең традицион табигый ресурсларга бәйлелеген бары альтернатив энергия казанышлары аша гына туктатып булачагын әйтте.

Илнең һәм дөньяның иминлеге мәсьәләсе турында сөйләгәндә Обама АКШны дөньядагы иң көчле дәүләт дип атады.

Обама: "АКШ – дөньядагы иң көчле дәүләт"
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:38 0:00

“Элегрәк тә әйткәнемчә, Америкадагы икътисади төшенкелек турындагы барлык бу сүзләр сәяси буш пар гына. Дошманнарның көчәюе, Американың көчсезләнүе турындагы сүзләр дә шул ук. Сезгә шуны әйтергә телим. Америка Кушма Штатлары – җир йөзендәге иң куәтле дәүләт. Нокта. Ул гына да түгел. Без хәрби максатларга үзебездән соң килгән сигез ил барысы бергә тотканнан да күбрәк акча тотабыз. Безнең хәрбиләр – кешелек тарихындагы иң камил армия. Безнең илгә яки безнең беректәшләребезгә беркем дә турыдан-туры һөҗүм итми, чөнки хәрабәгә әйләнәчәкләрен беләләр. Тикшеренүләр дөньяда безнең позициянең мин бу вазифага килгәндәгедән ныграк булуын күрсәтә. Хәзер берәр мөһим халыкара мәсьәлә килеп туса, бер дә Пекинга яки Мәскәүгә түгел, безгә мөрәҗәгать итәләр”, диде АКШ президенты.

Обама сүзләренчә, Русия Украинадагы һәм Сүриядәге кораллы низагны дәвам итү өчен үзенең ресурсларын кызганмый, шуңа да карамастан, ул илләр Русия контроленнән чыга бара.

Президент фикеренчә, АКШның бурычы – Икенче дөнья сугышыннан соң урнашкан, әмма хәзер җимерелә баручы дөньякүләм тынычлык системын реформаларга ярдәм итү.

Обама илнең турыдан-туры һөҗүмнәрдән сакланган булуы хәзерге шартларда әле тулы иминлекне тәэмин итмәвен дә әйтте. Американнарны террор һөҗүмнәреннән саклауның мөһим бурыч булып калуы турында сөйләү белән бергә президент хәзерге вакытта “Ислам дәүләте” исемле сугышчан төркемнән янаган куркынычны артык күпертеп күрсәтүгә каршы булуын да белдерде.

“Әмма без “Ислам дәүләте” төркемен юк итү белән мәшгуль булганда моны Өченче дөнья сугышы итеп күрсәтергә маташу алар тегермәненә су кою гына. Җиңел йөк машиналарына төялгән күпләгән сугышчылар һәм фатирларда яки гаражларда һөҗүмнәр әзерләп утыручы кешелектән чыкканнар тыныч халыкка бик зур куркыныч тудыра һәм аларны туктатырга кирәк. Әмма алар безнең илне юкка чыгара алмый. Алар безне шуңа ышандырырга тели, үзләренә сугышчылар җәлеп итү өчен шундый пропаганда куллана. Ниятләребезнең җитди булуын күрсәтү өчен бу куркынычны арттырып сурәтләү зарур түгел. Шулай ук без “Ислам дәүләте” ничек тә булса дөньядагы төп диннәрнең берсен вәкиллек итә дигән сүзләрне кабатлап бу сугыштагы мөһим беректәшләребезне дә читкә тибәрергә тиеш түгелбез. Без аларны үзләре булганча – үтерүчеләр һәм фанатлар дип атарга тиеш. Аларны тамырларыннан йолкып ташларга, табып юк итәргә кирәк”, диде Барак Обама.

Үзе хакимияттә булган чордагы төп уңышсызлыгы буларак Обама илдә демократлар һәм республиканнар фиркаләре арасындагы дошманлыкның көчәюен атады һәм сәясәтне яңарту эшенең президент кулыннан гына килә алмавын белдереп һәр ватандашны аңлы рәвештә моңа өлеш кертергә чакырды.

XS
SM
MD
LG