Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда җенси көчләүләр саны арткан


Полиция полковнигы көчләүләрнең кисәк артуын узган елда күп эпизодлы эшләр ачыклану белән бәйләп аңлаткан.

2015 елда Татарстанда җенси көчләүләр саны 164 процентка арткан. Бу хакта бүген Татарстан эчке эшләр министрлыгында уздырылган матбугат конференциясендә җинаятьчеләрне эзләү идарәсе бүлеге башлыгы Вячеслав Лычкин хәбәр итте, дип яза "Татар-информ".

“2015 елда Татарстанда җенси көчләүләрнең 222 очрагы теркәлгән. Бу, 2014 ел белән чагышытырганда, 164 процентка артык. Ул чакта җенси көчләүләрнең 84 очрагы теркәлгән иде”, – дигән ул.

Андый кисәк артуны Лычкин узган елда мондый хәлләрнең күп ачыклануы белән бәйләп аңлаткан.

“Кагыйдә буларак, әлеге җинаятьләр көнкүрештә, гаиләдә кылына. Алар озак вакыт эчендә, хәтта берничә ел дәвам итәргә мөмкин”, – дигән полиция полковнигы.

XS
SM
MD
LG