Accessibility links

Анталиядә террорда шикләнелеп кулга алынганнарның икесе Татарстаннан


Анталиядә кулга алулар, 13 гыйнвар
Анталиядә кулга алулар, 13 гыйнвар

Азатлыкның Төркиядәге ышанычлы чыганагы белдерүенчә, Истанбулда булган шартлаудан соң террор оешмасына катнашы булуда шикләнелеп кулга алынган өч кешенең икесе татар.

Анталиядә тоткарланган өч кешенең икесе татар, дип хәбәр итте Азатлыкның Төркиядәге үз чыганагы. Алар, мәгълүмат чаралары хәбәр итүченчә, Истанбулда 12 гыйнвар булган шартлаудан соң түгел, аннан бер көн алда тоткарланган. Тоткарланучыларның исемнәре аларның гаиләләренең иминлеген кайгыртып хәбәр ителми. Төркия мәгълүмат чаралары исемнәрен K.Б, Р.K. һәм A.С, бу кешеләр "Ислам дәүләте" террор оешмасына ярдәм итүдә шикләнелә, дип хәбәр итте. Тентүләр нәтиҗәсендә компьютерлары, электрон мәгълүмат әсбаплары кулга алынды.

Азатлык белән сөйләшкән кеше чыгышы белән Татарстаннан булганнарның Русия консуллыгы белән элемтәгә керүдән баш тартканнарын раслады, әмма аларның террорга катнашы булу ихтималын кире какты. "Новая газета" язуынча, кулга алулар тыныч булган, каршылык күрсәтелмәгән.

12 гыйнвар Истанбулның Солтан Әхмәт мәйданында булган шартлаудан соң илнең төрле шәһәрләрендә узган террорга каршы чаралар нәтиҗәсендә дистәләгән кеше кулга алынды.

Анталиядән тыш кулга алулар Коньядя, Измирдә булды. Полиция бу кешеләрне "террор оешмасына ярдәм итүдә" шикләнә.

Сишәмбе иртән Истанбулда Солтан Әхмәт мәйданында интихар һөҗүме булды. Бомбаны 27 яшьлек Сүрия ватандашы шартлаткан, дип хәбәр ителде. Һәлак булган 10 кешенең тугызы Германия ватандашлары. Яраланган 15 кеше арасында шулай ук Германия һәм Норвегия ватандашлары бар.

XS
SM
MD
LG