Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркиядә кулга алынган татарлар террорчылыкта шикләнелә


Төркия полициясе шартлау булган урында тикшерү эшләре алып бара
Төркия полициясе шартлау булган урында тикшерү эшләре алып бара

Анталиядә 11 гыйнвар кулга алынган Айдар Сөләймановка 2015 елда Татарстанда "террор оешмасы эшчәнлегенә катнашы булуда" гаепләү белдерелгән, дип хәбәр итте Русия тышкы эшләр министрлыгы.

Анталиядә кулга алынган Русия ватандашларының икесе татар, берсе карачай. Русия тышкы эшләр министрлыгының матбугат вәкиле Мария Захарова аларның берсенең Айдар Сөләйманов икәнен белдерде. Сөләймановка 2015 елда Татарстанда "террор оешмасы эшчәнлегенә катнашы булуда" гаепләү белдерелгән. Ул ике еллап Төркиядә яши. Тоткарланучының тагын берсе Татарстаннан 37 яшьлек Руслан Хәйбуллов дип хәбәр ителә. Ул 2000 елда Мисырга укырга киткән. Өченчесе – Дагыстаннан 33 яшьлек Камалетдин Бабаев.

Башта аларның 13 гыйнвар кулга алынулары турында хәбәр ителде. 12 гыйнвар Истанбулда булган интихар һөҗүмнән соң Төркиянең төрле шәһәрләрендә узган тентүләр һәм тикшерүләр нәтиҗәсендә, дистәләгән кеше кулга алынды, шул исемлеккә Анталиядә тоткарланган Русиянең өч ватандашы да кертелде.

Анталиядә кулга алулар
Анталиядә кулга алулар

Азатлыкның Анталиядәге үз чыганагы хәбәр итүенчә, бу өч кеше Истанбулда булган шартлауга кадәр бер көн кала кулга алынган. "Новая газета" язуынча, полициянең аларның өйләренә аяк киемнәрен салып, тыныч кына керүенә караганда, хуҗалар кулга алуны көтмәгән. Төркия полициясе бу өч кешенең "социаль челтәрләр аша "Ислам дәүләте" оешмасы сугышчылары белән элемтәдә торуы" һәм "аларга ярдәм иткәне" өчен кулга алынуларын белдерде.

Кулга алынганнарның берсенең хатыны сүзләренә караганда, иренә яла ягылган, аның "Ислам дәүләте" сугышчылары белән бернинди дә элемтәсе юк. Анталиядә инде елларча яшәгән, балалар үстергән бу татар гаиләсе күчемсез милек бизнесы белән шөгыльләнә. Куркудан үз исемен әйтергә теләмәгән ханым иренең Русия иминлек көчләре кушуы белән кулга алыну мөмкинлеген фаразлады, әмма моның сәбәбен әйтә алмады.

Төркия авыр хәлдә калды

Рәҗәп Тайип Эрдоган премьер чагында PKK җитәкчесе Абдулла Оҗалан белән диалог башлангач, көрд сугышчылары һөҗүмнәре туктап торган иде. Узган ел президент итеп сайлангач, ул көрдләр таләпләренә колак салмый башлады, нәтиҗәдә көч куллану артты. Соңгы ике айда көрдләр яшәгән көньяк-көнчыгышта каты бәрелешләр бара. Бу сугышлар Беренче һәм Икенче чечен сугышын хәтерләтә. Русия бу эштә остарак булса кирәк. Хәзер Путин баш күтәргән PKKга ярдәм кулы сузар дигән фараз бар. "Кунак ашы - кара-каршы" дигәндәй, Русиянең Төркиягә үз гозерләре булачак. Кулга алынганнарның өчесенең дә Русия консуллыгы белән элемтәгә керергә теләмәүләре, бу тоткарлауларның ике илнең махсус көчләренең килешеп эшләгән гамәл булуына охшаган. Мәгълүмат чараларының Истанбул шартлавына бәйләп күрсәтүе дә моңа дәлил була ала. Русия президенты Истанбулдагы шартлаудан соң һәлак булганнарның туганнарының кайгысын уртаклашып, террорга каршы көрәшергә кирәк, дип белдерде.

Төркиянең бер ягында көрд сугышчылары, икенче ягында "Ислам дәүләте" сугышчылары, өченче якта исә Эрдоган күрә алмаган Сүрия җитәкчесе Бәшәр Асад һәм аңа ярдәм иткән Русия. Моңа өстәп, илдә Сүрия һәм Гыйрактан килгән ике миллионнан артык качак. Туристлар кимеде, валюта керми башлады. Бу вазгыятьтә Төркия дошманлашкан Русиянең иминлек көчләре белән дә дуслашырга мөмкин.

Истанбул шартлавына бер көн кала Төркия буйлап 50дән артык Русия ватандашы тоткарланган булган, аларның күбесе иреккә чыгарылган. Анталиядә кулга алынган ике татар кешесе шәһәрнең изоляторында тотыла.

XS
SM
MD
LG