Accessibility links

Кайнар хәбәр

Буран Татарстанда гадәттән тыш хәл куркынычы тудырды


Буран Казан һәм Татарстанда гадәттән тыш хәл куркынычы тудырды
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:24 0:00

13 гыйнварда Татарстанны җил-буран каплады. Кинәт һава торышы үзгәрү республикада юл казаларын арттырды, 20 меңнән артык кеше утсыз калды.

Күзәтүчеләр белдергәнчә, Татарстанда 12, 13 гыйнварда булган кар-бураннар китергән зыян миллионнар белән исәпләнергә мөмкин. Республикадагы федераль һәм шәһәр юлларында казаларның тәүлек эчендә 20 процентка артуы, җил-давылдан электр чыбыклары өзелеп 23 меңләп кешенең утсыз калуы, бер көндә ярты айга якын кар яуы төбәктә гадәттән тыш хәл куркынычы тудырды.

Республиканың өч районында чәршәмбе төнгә кадәр электр утын җайладылар. Башкалада да кайбер урамнарда вакытлыча ут бетеп ала. Буран һәм көчле җил шулай ук бина түбәләрен каерып ташлый. Казанның Волочаевская урамындагы йортны тышлаган материалны кубарып, машиналар өстенә китереп каплый, Чаллыда көчле җил хәтта күпкатлы йортларның балконнарына да зыян сала. Аксубай районында 2нче мәктәп һәм агроферма түбәсен каера. Бу әле көн ярым дулаган буранның киңкүләм мәгълүмат чараларына чыккан зыяннарының кайберләре генә.

13 гыйнварда йөк машиналары һәм шәһәрара автобуслар өчен федераль трассалар ябылып алырга да өлгерде. Апас районында гына да буран сәбәпле 16 машина бәрелә, бу иң зур юл казаларының берсе булып исәпләнә.

Узган тәүлектә Казанда 300гә якын юл казасы теркәлгән, шулар арасында унлап кеше төрле тән җәрәхәте алган. Чәршәмбе иртән Казан - Яшел Үзән юлында шулай ук куркыныч юл һәлакәте булган. Татарстанның юл иминлеге хезмәте идарәсенең матбугат үзәге журналистларга әлеге каза турында хәбәр бирмәсә дә, ирекле чыганаклар анда өч кешенең үлүен яза.

Көчле кар-буранга бәйле республикакүләм үтәсе яшьләр чаралары кичектерелә, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы укучыларны шәһәр ара автобусларда йөртүне тыя. Шуңа да “Сәләт” оешмасының 15 гыйнварда Биләрдәге “Фәнсар” үзәгендә үтәсе чарасы да билгесез вакытка кичектерелә. Бу хакта атнакич яшьләр министрлыгы журналистларга хатлар таратты.

XS
SM
MD
LG