Accessibility links

Милли мәктәпләр иминлеккә яный дигән сүзләр концепциядән алынган. Әлегә


Урыс телен укыту концепциясен әзерләүче эшче төркем милли мәктәпләрнең ил иминлегенә куркыныч янавы турындагы юлларны әлеге документ өлгесеннән алган. Русия думасы рәисе Сергей Нарышкин җитәкчелегендәге комиссия хуплармы?

Урыс телен укыту концепциясенең өлгесе ("Русиядә гомум белем бирү оешмаларында рус теле һәм әдәбияты укыту концепциясе") милли республикаларның кайберләрендә зур ризасызлык тудырды. Документтагы "Бүген Русиядәге 4 меңнән артык мәктәп урыс телендә белем бирми һәм бу Русия ватандашларын тигез булмаган шартларга куя. Бу проблемны күрмәмешкә салышу илнең тел бердәмлеген югалтуга, социаль яктан төрле катламнарга бүленүгә һәм киеренкелеккә китерәчәк, бу исә ил иминлегенә турыдан-туры куркыныч тудыра", дигән юллар белгечләр тарафыннан иң куркынычы дип бәяләнде.

Татарстан Дәүләт шурасының мәгариф, фән, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев сүзләренчә, бу документ өлгесендәге милли мәктәпләрнең куркыныч тудыруы турындагы юлларны шау-шудан соң эшче төркем төшереп калдырган. "Эшче төркем яңа вариантын әзерләгән, анда безне куркыткан юллар юк. Әмма бу эшче төркем тәкъдиме генә, документ өлгесен Русия думасы рәисе Сергей Нарышкин җитәкчелегендәге комиссия расларга тиеш", диде Вәлиев Азатлыкка.

Разил Вәлиев
Разил Вәлиев

Татарстан Дәүләт шурасы депутатлары 2015 елның 23 декабрендәге утырышта концепция өлегесен бу килеш кабул итәргә ярамый дигән мөрәҗәгатьне хуплап аны Нарышкин исеменә җибәрергә дигән карар кабул итте. Бу утырышта Вәлиев депутатлар алдында чыгыш ясап, урыс теле концепциясен милли мәгарифкә яңа һөҗүм, милләтләрне үлемгә хөкем итү, дип бәяләгән иде. Дәүләт шурасы башка төбәкләрнең парламентларына әлеге документ өлегесенә карата үз фикерләрен белдерү үтенече дә юллады. Разил Вәлиев сүзләренчә, әлегә Дәүләт шурасына илнең башка төбәкләрендәге парламентлардан җавап килмәгән. "Яңа ел бәйрәмнәреннән соң өч кенә көн узды бит", ди ул.

Саха (Якутия) парламенты урыс теле концепциясе өлгесен тикшерү өчен үзләрендә Русия күләмендә конференция җыярга дигән тәкъдим белән чыкты. 29 декабрь көнне Саха парламентында әлеге концепциягә багышланган утырыш үтте. Анда республикадагы иҗтимагый оешмаларның вәкилләре дә катнашты. Әлеге утырышта концепция өлгесенең җитешсез яклары барланды. Алар Русия мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливановка да юлланды.

Якутлар да документтагы милли мәктәпләрнең ил иминлегенә турыдан-туры куркыныч тудыруы турындагы юлларны Русия Конституциясе нигезендә ана телендә белем алуга хокукны бозу булып тора, дип белдерә.

Иван Шамаев
Иван Шамаев

Якутия парламентында үткән әлеге утырышка кадәр бу республикадан Русия думасында депутат Иван Шамаев концепцияне тәнкыйтьләп Нарышкин исеменә хат юллады. Шамаев документ өлгесе сәясәтләштерелгән һәм ул мәгариф, телләр турындагы федераль кануннарны боза, дип бәяләде. "Әгәр концепциядә милли мәктәпләргә каршы ачу сакланып калса, бу безнең дәүләтнең федератив төзелешен җимерүгә этәргеч биргән беренче документ булачак", диде Шамаев. Аның фикеренчә, концепция өлгесе рус теленнән кала барлык милли телләргә дә каршы юнәлгән.

ARD сайты хәбәр итүенчә, концепция үзгәрешләрсез кабул ителсә, Бурятия мәгариф министрлыгы планнарын да чәлпәрәмә китерергә мөмкин. Министрлык бурят теленең мәгарифтә кысрыкланунына борчылып, мәктәпләрдә милли тел мохитен булдыру планын әзерләгән булган. Бурятия башлыгы Вячеслав Наговицын да концепция шау-шуы күтәрелгәнгә кадәр алдагы елларда һәр районда фәннәрнең бер өлеше бурятча укытылган кимендә бер мәктәп булырга тиеш, дип белдергән иде.

XS
SM
MD
LG