Accessibility links

Русия тышкы эшләр министрлыгы: Төркиядә тоткарланган Айдар Сөләйманов халыкара эзләүдә иде


Мария Захарова
Мария Захарова

Русия тышкы эшләр министрлыгы вәкиле Айдар Сөләйманов “Ислам дәүләте” террор оешмасы белән бәйләнештә булган дип белдерде.

Анталиядә тоткарланган өч русияләрнең берсе Татарстаннан 1984 елгы Айдар Сөләйманов. Бу хакта Русия тышкы эшләр министрлыгы вәкиле Мария Захарова матбугат очрашуында әйтте. Аның сүзләренчә, Сөйләмановның “Ислам дәүләте” террор оешмасы белән бәйләнештә торганы Татарстанда билгеле булган.

“2015 елның августында Татарстан хакимияте “Ислам дәүләте” оешмасы белән элемтәдә торуы һәм әлеге оешмага яңа вәкилләрне җәлеп итүе өчен аңа читтән торып гаепләү белдергән. 2015 елның 25 ноябрендә Интерпол нигезендә халыкара эзләүгә игълан ителгән”, диде Захарова

РЕН ТВ үз чыганакларына таянып тоткарланучының тагын берсе Татарстаннан 37 яшьлек Руслан Хәйбуллов дип хәбәр итә. Ул 2000 елда Мисырга укырга киткән, диелә. Өченчесе – Дагыстаннан 33 яшьлек Камалетдин Бабаев.

Захарова тоткарланганнарның Русия консуллыгы белән элемтәгә керүдән баш тартканнарын тагын бер кат искә төшерде.

12 гыйнвар Истанбулның Солтан Әхмәт мәйданында булган шартлаудан соң илнең төрле шәһәрләрендә узган террорга каршы чаралар нәтиҗәсендә дистәләгән кеше кулга алынды.

Анталиядән тыш кулга алулар Коньядя, Измирдә булды. Полиция бу кешеләрне "террор оешмасына ярдәм итүдә" шикләнә.

Сишәмбе иртән Истанбулда Солтан Әхмәт мәйданында интихар һөҗүме булды. Бомбаны 27 яшьлек Сүрия ватандашы шартлаткан, дип хәбәр ителде. Һәлак булган 10 кешенең тугызы Германия ватандашлары. Яраланган 15 кеше арасында шулай ук Германия һәм Норвегия ватандашлары бар.

XS
SM
MD
LG