Accessibility links

Кайнар хәбәр

Британ актеры Алан Рикман вафат


Алан Рикман
Алан Рикман

Лондонда 69 яшендә озак авырудан соң танылган британ актеры Алан Рикман бакыйлыкка күчте. Театрдан тыш ул 50гә якын фильмда уйнады. Тамашачыга аеруча аның Һарри Поттер фильмнарындагы Снейп роле яхшы таныш.

Кино тамашачылары өчен кайгылы хәбәр. Лондонда 69 яшендә танылган британ актеры, режиссер Алан Рикман вафат булды. Ул яман шеш белән озак көрәшкән. "Баш бирмәс" ("Die Hard"), "Гакыл һәм хисләр" ("Sense and Sensibility"), "Робинд Һуд: караклар шәһзадәсе" ("Robin Hood: Prince of Thieves"), "Парфюмер" ("Perfume") кебек фильмнарда уйнап ул зур танылуга иреште, ләкин тамашачылар мәхәббәтен ул Һарри Поттер турындагы фильмнарда Северус Снейп ролен башкарып яулады.

"Баш бирмәс" фильмында Һанс Грубер роле
"Баш бирмәс" фильмында Һанс Грубер роле

Алан Рикман 1946 елда Лондонда туа. Актерлык сәнгатенә ул соң керешә, 26 яшендә дизайнер белгечлегеннән драматик сәнгать академиясенә күчә. Башта Шекспир, Чехов, Миллер әсәрләрендә күп уйный. 1980нче еллар башында британ телевидениесендә күренә башлый.

Кино өлкәсенә исә Рикман тагын да соңрак, 40 яшь тулгач кереп китә һәм шундук дөньякүләм танылу казана. "Баш бирмәс" фильмында ул мөлаем Һанс Грубер ролен башкара һәм шуннан соң Һолливудта барлык террорчылар аның мисалында уйный башлый.

Бу роль Рикманга шактый күп тәкъдимнәр китерә. Ул "Робинд Һуд: караклар шәһзадәсе" фильмында Ноттингем шерифы, "Гакыл һәм хисләр"дә полковник Брэндон, "Галактиканы эзләгәндә" киносында Александр Дэйн, "Догма"да Метатрон рольләрен башкара. Распутин роле өчен ул "Алтын глобус" һәм "Эмми" бүләкләре ала.

Тамашачыларның чын яратуына актер Һарри Поттер фильмнарында Северус Снейп роле ярдәмендә ирешә
Тамашачыларның чын яратуына актер Һарри Поттер фильмнарында Северус Снейп роле ярдәмендә ирешә

Тик тамашачыларның чын яратуына актер Һарри Поттер фильмнары аша ирешә. Бу фильмда аңа профессор Северус Снейп роле бирелә һәм ул аны оста башкара. Башта таләпчән, гаделсез һәм тәкәббер булып күренеп, беренче фильмнарда ул иң явыз персонажларның берсе була. Тик соңрак аның яшерен изге гамәлләре билгеле булып, ул каһарманга әйләнә. Рикман башкаруында бу роль фильмны бизәп тора, аңа ниндидер үзенчәлек өсти.

Соңгы елларда да Алан Рикман экраннарда еш күренде. "Чын мәхәббәт", "Парфюмер", "Кар бәлеше" кебек фильмнарда аны күп кеше таныган. Аның Тим Бертон белән дә хезмәттәшлеге актив булган, мисал өчен, "Суини Тодд" фильмында ул явыз хөкемдар ролен уңышлы башкара. "Алиса могҗизалар илендә" фильмында күбәләк корты аның тавышы белән сөйләшә.

"Парфюмер: бер үтерүче кыйссасы" фильмыннан күренеш
"Парфюмер: бер үтерүче кыйссасы" фильмыннан күренеш

Актер үлеме турында беренчеләрдән хәбәр иткән The Guradian газетасы үз некрологын шулай башлый: "Соңгы 30 елда иң яраткан һәм өзелеп сөелгән британ актерларының берсе". Бу җөмлә белән бәхәләшеп булмый.

XS
SM
MD
LG