Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан һәм Беларус: охшашлык табыгыз


Александр Лукашенка (с) һәм Рөстәм Миңнеханов Мәскәүне тыштан һәм эчтән сыный
Александр Лукашенка (с) һәм Рөстәм Миңнеханов Мәскәүне тыштан һәм эчтән сыный

Владимир Путин режимының кайсы якка таба авышуын читтә Беларустан, эчтә Татарстаннан күрә аласыз, ди Азатлык күзәтүчесе Брайан Уитмор.

Яңа ел алдыннан гына газета.ру сәхифәсенә әңгәмәдә сәясәт белгече Глеб Павловский 2016 елда “хәзерге идарәнең тәмамланачагын” һәм “үзгәрешләр” булачагын фаразалады. Азатлык радиосының сәяси күзәтүчесе, “Хакимият вертикале” исемле блог авторы Брайан Уитмор Русиядәге үзгәрешләрне чамалар өчен Беларус белән Татарстанны күзәтергә тәкъдим итә.

"Хакимият вертикале" блогы авторы Брайан Уитмор
"Хакимият вертикале" блогы авторы Брайан Уитмор

​Татарстан Борис Ельцин чорында чагыштырмача бәйсезлектә яшәп өлгерде. Путин килгәч мөстакыйльлек чикләнде, Казан моның белән килешергә теләми. Федераль канунга карамастан, Татарстан үзенең “президент” исемен саклап калды. Анкара белән Мәскәү арасында каршылыклар чыккач, Русия буйлап Төркия ширкәтләре ябылганда һәм ватандашлары куылганда, Татарстан үзендәге Төркия бизнесларын саклап калуга иреште.

Казан Төркия, Иран, Сингапур, Маҗарстан, Казакъстан һәм Беларус белән турыдан эшли. Бу илләрдә Татарстанның сәүдә вәкилчелекләре бар. Болар барысы да Кремльне борчымый калмый. “Татарстан Русиядә Украина Советлар Берлегендә кылган гамәлләрне кабатлыймы?” дигән сорау куя сәяси күзәтүче Сергей Гупало. Шушы көннәрдә Рәис Сөләйманов та бу фикерне куәтләде.

Татарстан, күрәсең, иреккә чыгарга әзерләнгәндә барлык дәүләт институтларына ия булырга тели

“Татарстан үзенә мөмкин кадәр күбрәк дәүләт атрибутын калдырырга тели. Шул санда “президент” атамасын да. Русиядән бәйсез татар дәүләте булып яшәү хыялы элитада гына түгел, реванш ният тә бар. Русиядә революция була калса, телдән төшмәгән Мәйдан чыкса, 1991 ел кабатланса – бу юлы инде Русия таркала башласа – Татарстан, күрәсең, иреккә чыгарга әзерләнгәндә барлык дәүләт институтларына ия булырга тели”, дигән Сөләйманов.

Сөләймановның Яңа ел алдыннан тоткарлануы “Кремльгә сигнал бирү” дип бәяләнде. Татарстан җитәкчеләрен “Төркия белән элемтәләрне өзмәүдә һәм ислам экстремизмына ярдәм итүдә” гаепләгән Сөләймановны кулга алып икенче көнне иреккә чыгару “кыю адым” дип бәяләнде.

“Евразиягә тәрәзә” блогында икенче бер сәясәт белгече Пол Гобл Сөләйманов белән булган бу хәлне “Татарстанның президентлыктан да, Төркия белән хезмәттәшлегеннән дә баш тартырга җыенмавын күрсәтте” дип язып чыкты.

Эчтә Татарстан, тышта Беларус

Татарстан Путинның ни дәрәҗәдә нык торуын Русиянең эчендә сынаса, Беларус шуны ук Русиянең тышында башкара, ди Азатлык күзәтүчесе Брайан Уитмор.

Беларус президенты Александр Лукашенка, Кремль басымына карамастан, үз җирендә Мәскәүгә хәрби һава базасы төзергә рөхсәт итми. Русиянең Кырымны аннексияләве һәм Украинаның көнчыгышында сугыш башлатуы Беларус белән мөнәсәбәтләргә зыян салды. Мәскәү моны көтмәгән иде. Лукашенка Кырымны Русия дип танымады, Мәскәүнең аннексия сәбәбе турындагы аңлатмасына, “Русия җиренең зур өлешенә Монголия дәгъва итсен алайса”, диде. Донбасста барган сугышка Мински дәшмәде, бары тик “Беларус бер кайчан да үз җиреннән өченче илгә сугыш чараларын алып бармаячак”, диде. Моның белән Лукашенка Путинның “рус дөньясының” өлеше булырга теләмәгәнен ачык итеп әйтте.

Мәскәүнең Анкара белән низагында да Лукашенка нейтраль булып калды, “Русия һәм Төркиядәге дусларыбыз” бәхәсне тыныч юллар белән чишсен, диде.

Монголия Русия җиренең зур өлешенә дәгъва итә ала алайса
Александр Лукашенка

Октябрьдә президент булып сайлангач, Лукашенка элекке тәртипне бозып, беренче сәфәрен Мәскәүгә түгел, ә Вьетнам белән Төркмәнстанга ясады. Араларның суынуы Лукашенка белән Путинның декабрьдә Мәскәүдә очрашуында да күренде. Очрашудан соң Путин “Мәскәү белән Минскиның Украина белән Сүрия мәсьәләләрендәге карашлары якын” дип белдерде. Дипломатлар теленнән татарчага тәрҗемә иткәндә, “карашлар якын” дигән сүз якын беректәшләр саналган илләр турында әйтелә торган сүз түгел.

“Русия президенты белән Бразилия яки Һиндстан президентлары очрашса, “карашлар якын” дип әйтү дөрес булыр иде. Якын беректәшләр турында сөйләгәндә, карашлар “якын” түгел, “уртак” булуы фаразлана”, ди Азатлык радиосының Беларус редакциясе күзәтүчесе Юрий Дракахруст.

Татарстан да, Беларус та, Кремль белән бәхәскә керә-керә үзләренә Путиннан соңгы тормышка нигез сала кебек күренә, ди Брайан Уитмор.

XS
SM
MD
LG