Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар өчен өч сүз зур байлыкмы?


Интернетта Мәскәү милли мәдәни мохтарияте тәкъдиме белән "Өч сүз" дип аталган социаль кампания башлангыч алды дигән хәбәр таралды. Проект авторлары фикеренчә, "татар туган телендә өч сүз әйтә икән – бу аның гомерлек байлыгы булачак".

Кампанияне башлап җибәрүчеләр Русиядә яшәүче татарларны өч сүз ярдәмендә туган телдә сөйләшергә өйрәтеп була дип ышандыралар. Өндәмәләр әлегә рус телендә язылган. Алар бу өч сүз програмын татарча өйрәнү юлында иң аз чыгымлы, ләкин иң эффектлы ысул дип саныйлар. Програмнарында алар “Өч сүз – ул киләчәк буыннар турында кайгырту. Бу хәбәрне хәзер үк башкаларга да җиткер. Ул безнең киләчәгебез”, дип белдерәләр.

“Күп телләр, күп халыклар юкка чыккан. Чөнки аларның менә шушындый, җиңел, үтемле програмнары булмаган. Безнең көч бердәмлектә, бу безнең уңышның нигезе”, дип язалар бу програм авторлары. Тагы да үтемле булсын өчен биредә шулай ук урыс телендә булса да “Татар кешесе ул – әтисе татар булганы түгел, оныклары татар булганы” дип тә язылган. Менә тагы шигъри юллар белән әйтелгән, үзгәртелмичә бирелгән бер кагыйдә:

“Туган телдә өч сүз әйтсәң дә,
Ты станешь сказочно богат!
Не понял смысл? Приобщайся
Өч сүз все вокруг говорят.”

Менә кем әйтмешли, “не понял смысл” килеп чыкты да, милли мәдәни мохтарият рәисе Әнвәр Хөсәеновка мөрәҗәгать итеп проект турында сөйләвен үтендек. Ләкин ул: "Мин бернәрсә дә белмим, аны безнең матбугат үзәге эшләде шикелле", дип җавап бирде. Ә бит програмның үзендә бу проектны Мәскәү милли мәдәни мохтарияте оештыра, Мөфтиләр шурасы, федераль автономия дә теләктәшлек белдерә дип язылган. Шулай ук бу проектның интернет сәхифәсендә “татар” сүзен әйткән һәм татарга мөнәсәбәте булган күп кенә шәхесләрнең фоторәсемнәре дә куелган. Тик барыбер бу проектны аңлауга караганда сораулар күбрәк килеп туды.

Милли мәдәни мохтариятнең матбугат хезмәткәре Асия ханым Баткаева Мәскәүдән еракта булып чыкты. Без аңа шушы проект турында килеп чыккан сорауларга җавап бирүен үтенеп хат юлладык.

– Бу проектка җигелеп эшләүче кемнәрне әйтә аласыз?

– Бу бөтен бер җәмгыять башлаган эш. Ул кешеләрне туган телгә мәхәббәт берләштерә. Алар төрле буын кешеләре, төрле белем алган шәхесләр, алар төрле шәһәрләрдән. Аларны аерып алып кемне булса да атап булмый. Берсен әйтсәң, башкалары үпкәләргә мөмкин. Ләкин алар барысы да үзләрен татар халкы дип аталган гаиләнең бер әгъзасы буларак хис итә.

– Сез ул проектны 720 көн әзерләдек дип язасыз. Шулай озак дәвам итәме инде бу башлангыч?

– Әйе, без бу проектны ике ел әзерләдек. Шул вакытта татарларның үз туган телләрен белмәвенә шаккаттык! Менә сезнең үз телен белмәгән урысны күргәнегез бармы? Юктыр. Менә безгә алардан үрнәк алырга кирәк.

– Сез телләрне саклау буенча күптөрле проектлар белән таныштык дип язасыз. Ул нинди проектлар?

– Без телләрне саклау буенча күп төрле проектлар белән таныштык, шул исәптән татар телен саклау буенча да. Шуларны өйрәнгәннән соң телне өйрәнүдә иң кулае, иң чыгым таләп итми торганы – безнең “Өч сүз” проекты дигән карарга килдек. Моннан да гади нәрсә булырга мөмкин түгел.

– Бу проектның максаты нидә?

– Татарларны бу проблемга тарту. Өйдәме, эштәме, ялдамы, гаиләдәме – өч сүз булса да татарча әйтергә гадәтләнү. Һәркем дә курсларга йөреп өйрәнә алмый бит инде. Ә менә өч сүз бик җиңел!

– Нинди тылсымлы сүзләр соң алар?

– Теләсә нинди өч татар сүзе. Аерым бирелгән сүзләр юк. Исәнләшү, саубуллашу, рәхмәт белдерү яратуны әйтү – болар барысы да шул өч сүзгә керә инде.

– "Өч сүз – зур байлык" дип язасыз, аның байлыгы кайда соң?

– Ул өч сүз туган телгә юл ача, аның байлыгы да шул, дип урыс телендә җавап бирде безнең сорауларга Асия ханым.

Аларга бу эшләрендә чын күңелдән уңышлар телисе килә. Бик самими, беркатлы бу проект нинди уңышларга ирешер икән, ул турыда әйтүе бик кыен. Бу проект көтмәгәндә почтага килә торган, “укы да башкаларга хәбәр ит” дип язылган “изге хатларга” бик охшаган. Ничек кенә булмасын, изге теләкләр бар ул проектта. Их, шулай өч сүз белән генә туган телне өйрәнеп булса иде! Ул вакытта телен оныткан, татарлыгын оныткан бер кеше дә калмас иде бу дөньяда.

XS
SM
MD
LG