Accessibility links

Кайнар хәбәр

Оскар премиясе намзәтләре игълан ителде


Оскар сыны
Оскар сыны

Пәнҗешәмбе 2016 елгы Оскар премиясенә намзәтләр исемлеге игълан ителде. Документаль фильмнар арасында Украинага багышланган фильм да бар.

Кино өлкәсендә иң абруйлы дип саналган Оскар премиясенә намзәтләр игълан ителде. Иң күп номинациядә "Исән калган" (12 номинация) һәм "Тиле Макс" (10 номинация) тәкъдим ителгән.

Иң яхшы фильмнар номинациясенә "Тиле Макс", "Бруклин", "Игътибар үзәге", "Исән калган", "Зур уен" (The Big Short), "Марслы", "Бүлмә", "Шпион күпере" фильмнары тәкъдим ителде. Иң яхшы режиссер исеменә Адам МакКей ("Зур уен"), Алехандро Иньярриту ("Исән калган"), Джордж Миллер ("Тиле Макс"), Леонард Абрахамсон ("Бүлмә"), Том МакКарти ("Игътибар үзәге") дәгъвә кыла.

Иң яхшы актриса исеменә Бри Ларсон ("Бүлмә"), Дженнифер Лоуренс ("Джой"), Кейт Бланшетт ("Кэрол"), Сирша Ронан ("Бруклин"), Шарлотта Рэмплинг ("45 ел") дәгъва итәләр. Иң яхшы актерлар дип Брайан Крэнстон ("Трамбо"), Леонардо ДиКаприо ("Исән калган"), Майкл Фассбендер ("Стив Джобс"), Мэтт Дэймон ("Марслы"), Эдди Редмэйн ("Дания кызы") тәкъдим ителде.

Иң шәп анимацион фильмнар исемлегендә "Аномализа", "Шон бәтие", "Марни турында истәлекләр", "Башваткыч", "Малай һәм дөнья" мультфильмнары бар.

Документаль фильмнар исемлегендә бу елны Украинадагы Мәйдан турында Британия, АКШ һәм Украина бергә төшергән "Утлы кыш" фильмы да бар.

88нче Оскар премиясен тапшыру тантанасы 28 февраль көнне Лос-Анжелеста узачак. Аны Крис Рок алып барачак.

XS
SM
MD
LG