Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татарстан - яңа гасыр" сайлауда "Бердәм Русия"не коткарырга әзерләнә


"Татарстан - яңа гасыр" сайлауда "Бердәм Русия"не коткарырша зерләнә
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:28 0:00

"Татарстан - яңа гасыр" республика хәрәкәтенең, шул ук вакытта "Бердәм Русия" фиркасенең Татарстан бүлегенең һәм Татарстан Дәүләт шурасының җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин көзен үтәчәк Дума сайлавының моңарчы күрелмәгән катлаулы шартларда узачагы турында кисәтте.

14 гыйнварь көнне "Казан" милли-мәдәни үзәгендә "Татарстан - яңа гасыр" иҗтимагый хәрәкәтенең сәяси шурасы утырышы үтте. Анда әлеге берләшмәгә кергән Казан һәм республика районнарындагы җирле бүлекчәләре җитәкчеләре катнашты, "Бердәм Русия" фиркасеннән Татарстан Дәүләт шурасы һәм Русия Думасы депутатлары да булды.

"Татарстан - яңа гасыр" хәрәкәте үзе сайлауларда катнаша алмаса да, үзенең күптәнге беректәше булган "Бердәм Русия"нең тугрылыклы солдаты кебек, сайлау комиссияләрендә дә, праймеризларында тавыш санауда да, күзәтү эшендә дә актив катнаша. Әлеге хәрәкәт вәкилләре алдында җитәкчеләре Фәрит Мөхәммәтшин чыгыш ясап, Русия Думасына сайлау алды кампаниясенең катлаулы якларына игътибар юнәлтте.

Фиркаләр төрлелеге булачак

Фәрит Мөхәммәтшин "Татарстан-яңа гасыр" хәрәкәте Сәяси шурасы утырышында чыгыш ясый, 14 гыйнварь, 2016 ел.
Фәрит Мөхәммәтшин "Татарстан-яңа гасыр" хәрәкәте Сәяси шурасы утырышында чыгыш ясый, 14 гыйнварь, 2016 ел.

Аерым алганда Татарстаннан Думага барасы депутатлар саны бер кешегә артырга тиеш, чөнки Татастан 5 бүлгегә түгел, 6 өлешкә аерыла хәзер. Кирәкле кануннарга кирәкле үзгәрешләр инде кертелгән. Мөхәммәтшин сүзләренчә, хакимият фиркасе барлык урыннарны саклап калу гына түгел, арттыру максатын да куя.

Сайлаулар бер мандатлы бүлгеләрдә һәм сайлау исемлекләре белән, ягъни катнаш система нигезендә үткәрелә. Әмма сайлау алды кампаниясенең иң катлаулы яклары анда түгел. Беренчедән, гомум Русия сайлау кампаниясе игълан ителгәнче, "Бердәм Русия" фиркасе үз эчендә праймериз, ягъни беренчел тавыш бирү үткәрергә тиеш. Бу җыеннар кечкенә авыллардан алып зур шәһәрләргә кадәр үздырылачак.

Фәрит Мөхәммәтшин чыгышыннан аңлашылганча, 18 сентябрьдә үтәчәк Дума сайлавында хакимият фиркасе алдында тагын бер сынау килеп чыгарга мөмкин. "Бердәм Русия" намзәтләре белән беррәттән, Русия парламенттындагы коммунистлар, "Гадел Русия", "ЛДПР", ягъни системаның бер өлеше булган оппозиция фиркаләреннән тыш, тагын 14 фиркагә имзасыз теркәлү рөхсәт ителгән. Алар арасында "Яблоко", "Родина", Русия коммунистлары", "Парнас", "Яшелләр", "Ватандашлар платформасы" һәм башкалар бар. Аларның күбесенең Татарстанда җирле бүлекчәләре эшләп килә.

Аннан тыш, калган башка фиркаләргә элеккечә, тавыш җыеп намзәтләрен күрсәтергә була. Федералькүләм фиркаләр сайлау комиссияләренә 200 мең кул тамгасын күрсәтергә тиеш. Бер мандатлы бүлгедә намзәт булып теркәлер өчен 15 мең имза җыеп бирергә кирәк. Татарстандагы Дәүләт Шурасы сайлауларына 1800 имза да җитә иде. Култамгалар саны сайлаучылар күплегеннән чыгып исәпләнә.

Демократия үсешеме, яки сәяси уенмы?

Бу сорауга сәясәт белгече, Татарстан президентының элекке сәяси киңәшчесе Рафаил Хәкимов үз җавабын бирде:

Рафил Хәкимов
Рафил Хәкимов

"Монда икесе дә бар, минемчә. Бер яктан, кайсы фиркане күрсәтергә ярый, кайсын ярамый Мәскәүдән бик каты әйтеп баралар. Икенче яктан, барыбер күп төрле фикерләр әйтеләчәк, менә шулай (демократия - авт.) акрынлап үсәр, иншалла. Хәзерге оппозиция, чын оппозиция түгел, минемчә. Ә чыны - юк. Хәзерге шартларда ул килеп чыгачак дип уйлыйм, чөнки икътисадтагы хәлләр бик катлаулы, моны инде яшермиләр, ачыктан-ачык әйтә башладылар. Сәяси гамәлләрне яшьләрдән көтәбез, без эшли алганны эшләдек инде".

Вашингтондагы Брукингс институтының өлкән фәнни хезмәткәре Сергей Алексашенко Азатлыкка хакимиятнең бу сайлауда бер мандатлы бүлгеләр аша кирәкле кешеләрне уздырып Думаны үз контролендә саклап калачагын белдерде.

Сергей Алексашенко
Сергей Алексашенко

"Бюрократия үзенекен бер мандатлы бүлгеләр аша алачак. Катнашучылар бик кырыс иләк аша, кырыс финанс иләге аша да уздырылачак. Партия исемлекләренә, фиркаләр санының чикләнгән булуына килгәндә, ничек бүленәчәге якынча аңлашыла. "Бердәм Русия 35-40 процент алачак, калганын башка фиркаләр бүлешәчәк. Ә бер мандатлы бүлгеләр бик кырыс контрольдә. Формаль сәбәп булмаса, фиркане сайлаудан чыгару бик авыр. Ә бер мандатлыда кешене өтерен тиешле урынга куймаган, тиешле кәгазь китермәгән, синең хисабыңа "чит ил агенты"ннан биш сум акча күчерелгән дигән сылтау белән сызып ташлый алалар. Син моны беркайда да кире кага алмаячаксың. Бәйсез мәхкәмә юк", ди Алексашенко.

XS
SM
MD
LG