Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сочида халык ташлама таләп итеп урамга чыкты


Сочи халкы җәмәгать транспортына ташламаларны бетерүгә каршы юлны япты.

Җомга көнне Сочи үзәгендә йөзгә якын кеше җәмәгать транспортына ташламаларны бетерүгә протест йөзеннән Горький урамын япты. Акциядә катнашучылар Сочи мэриясе каршына халык йөри торган урынга килеп баскан.

Яңа ел алдыннан пенсионерлар инде бер тапкыр шәһәр хакимияте янында җыелган иде. Ул вакытта билетлар сатып ала торган җирләрдә 7722 сумнан кереме арткан пенсионерлар юл йөрү таныклыгын алганда 50% ташламадан куллана алмаячак дигән хәбәр моңа сәбәп булды.

Ул вакытта мондый кешеләргә өстәмә 250 сум түләячәкләрен әйткәннәр иде. Әлеге тәкъдим белән шәһәр башлыгы Анатолий Пахомов чыкты. Әмма моның тормышка ашуы өчен әле шәһәр җыены Сочи бюджетына үзгәрешләр кертергә тиеш.

2012 елда Казанда да пенсионерларга транспортта йөрү ташламасын кайтаруны таләп итеп митинг уздырган иде. Ирек мәйданында үткән җыенда меңнән артык кеше катнашты. Әлеге җыеннардан соң, ташламалар кире кайтарылды.

XS
SM
MD
LG