Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Ышанычлы" мөфтинең Русиядәге яклаучылары Кырымга килә


Кырым мөфтие Эмирали Аблаев Акмәчеттә Русиянең мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдинне кабул итә. 27 март 2014
Кырым мөфтие Эмирали Аблаев Акмәчеттә Русиянең мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдинне кабул итә. 27 март 2014

16 гыйнвар Кырым мөфтияте Акмәчеттә конференция уздыра. Казан, Уфа, Мәскәү, Грозныйдан киләчәк мөфтиләрнең төп вазифасы Мәскәүгә кирәкле юлны хуплап, Кырым мөфтиен яклау булыр дип көтелә.

Кырым мөселман өммәтенең бердәмлегенә багышланган конференциядә Русиянең мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин, Русия мөселманнары үзәк диния назәрәте идарәсе рәисе Тәлгать Таҗетдин, Татарстан мөселманнары диния назәрәте рәисе Камил Сәмигуллин, Чечня мөселманнары диния назәрәте рәисе Салах-хаджи Межиев, шулай ук кырымтатар дини әһелләре, иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашачагы көтелә.

Конференциянең Кырым мөселманнарын берләштерү өчен оештырылуы игълан ителде. Ләкин Кырымга тик Русия мөселманнары дини җитәкчеләре килүеннән һәм чакырылуыннан Кырым мөселманнарын, дөресрәге, кырымтатарларны кайда һәм нинди ил тирәсендә берләштерергә теләгәннәрен күзалларга авыр түгелдер.

Конференция максатларының берсе Кырым мөфтиен яклау белән бәйле булса кирәк. Мәҗлес рәисе Рефат Чубаров 2015 елның август аенда Анкарада очрашкан соң мөфтинең ФСБ кешеләре карамагында эш итә дигән фикерне белдергән иде. Кырымтатар халкы лидеры, президент Порошенконың кырымтатар мәсьәләләре буенча вәкаләтле вәкиле булган Мостафа Җәмилев исә үткән елның соңгы көннәрендә Кырым мөфтиенең яңа “хакимиятләр” белән тыгыз хезмәттәшлеге өчен аның бу юнәлештә эшчәнлеген шик астына куйган иде. Җәмилев Кырымның тышында, Украинада яңа мөфтият төзү кирәклеген ассызыклаганнан соң, Кырымда Кырым мөфтиятенең моңа каршы хәрәкәте башланды күрәсең. Әлбәттә, моның артында күзгә күренергә теләмәгән, курчакларны уйнаткан хакимият структураларының кешеләре дә торадыр. Акмәчеттә үтәчәк конференциягә Русиядән киләчәк мөфтиләрнең дә, ягъни “авыр артиллериянең” төп вазифасы - мөфти тоткан юлны, ягъни Мәскәүгә кирәкле юлны хупларга, мөфтине яклауга юнәлтеләчәктер.

Кырым җитәкчесе Сергей Аксенов Кырым мөфтие Эмирали Аблаевка бүләк тапшыра
Кырым җитәкчесе Сергей Аксенов Кырым мөфтие Эмирали Аблаевка бүләк тапшыра

Конференциядә “Кырым мөселманнары дини лидеры, мөфти хаҗи Эмирали Аблаевны дискредитацияләүгә каршы” дигән тема көн тәртибенә үк кертелгән. Билгеле булганча, мөфти вазифасына Эмирали Аблаев 1999 елда сайланган иде. 2004, 2008, 2013 елда ул яңадан бу вазифага һәм Мәҗлес әгъзалыгына сайланган иде. Хәзерге көндә мөфтият карамагында 350 дини мәхәллә, 300 мәчет, 2 мәдрәсә бар.

Шуны да әйтергә кирәк, Кырым Русиянең кулына узгач, Мәскәү Мәҗлесне, Корылтайны үз ягына тартмакчы булды, ләкин бу гамәл барып чыкмады. Аннары Мәҗлеснең аерым вәкилләре белән эш итеп аларның кайберләрен (Ремзи Ильясовны – вице-спикер, Заур Смирновны - Госкомнац рәисе һәм башкаларны) үз арбасына җикте, ләкин “мәскәү татарлары” артыннан халык ни өчендер бармады.

Моннан соң инде беренче планга мөфтине тартып чыгардылар. Күрәсең, хакимиятләрнең аңа өметләре зур. Тик бу “өметле” мөфти ни өчендер ел буе Кырым мәчетләре, мәдрәсәләрендә тентүләр уздырылганда, мәчетләргә һөҗүмнәр булганда, мөселманнар кулга алынып югалганда бер сүз дә чыгып сөйләмәде матбугат чараларында. Булсын үзенең вәгазьләрендә, булсын кырымтатарларның хакимияттәге “дусларына”. Ә бәлки шуның өчен дә ул “өметле” мөфтидән инде “ышанычлы” мөфтигә әйләнеп барадыр. Әнә бит, аның инде хәтта Мәскәүдән килгән яклаучылары да пәйда булды.

XS
SM
MD
LG