Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 07:02

Русиянең төрле төбәкләрендә үткән гасырның 90нчы елларында татар телендә тапшырулар чыга башлаган иде. Әмма аларның күбесе эфир програмнарыннан төшеп калды. Удмуртиядә теле-радиотапшыруларны һәм милли газетаны саклап кала алдылар.

Үткән гасырның 90нчы елларында Русиядә үзгәртеп кору дулкыны татарлар тормышына күп кенә үзгәрешләр китерде. Удмуртиядә гомер итүче милләттәшләребезнең үзаңын үстерү, туган телебезне саклап калу һәм үсеп килүче буынны гореф-гадәтләребез нигезендә тәрбияләүне максат итеп куйды татар иҗтимагый үзәге. Халык белән элемтә булдыруны күздә тотып республикада татар телендә газета, теле-радио тапшырулар кирәклеге көн тәртибенең төп мәсьәләсе булды. 1989 елның ноябрендә Удмурт радиосында "Очрашу" радиожурналы эфирга чыкты. 1991 елда Удмурт дәүләт телевидениесендә "Хәерле кич!" тапшыруы зәңгәр экраннарга чыга башлады, март аенда "Яңарыш" газетасы милләттәшләребез кулына килеп керде.

Мәсгут Гаратуев телетапшыруны оештыру тарихын сөйли

Мәсгут Гаратуев телетапшыруны оештыру тарихын сөйли

“Удмуртия татарлары тормышына яңа сулыш биргән татар үзәге 90нчы еллар башында миллилекне саклап калу максатыннан бик күп мөһим карарлар кабул итте. Шулар арасында иң мөһиме, һичшиксез, татар телендә мәгълүмат чараларын булдыру”, дип искә алды ул елларда Удмуртиядәге татар иҗтимагый үзәген җитәкләгән Мәсгут Гаратуев. 1989 елда инде радиодан тапшырулар алып баруга ирешәләр. Телевидениедән дә татар тапшыруына вакыт сорый Мәсгут ага.

Ул елларда “Удмуртия” телерадиокомпаниясенең генераль директоры Олег Шибанов, телестудия җитәкчесе Василий Михайлов татар үзәге теләгенә каршы килми. Әмма белгечләр булмау сәбәпле, тапшыруларны үзегез әзерлисез дип алар алдында шарт та куялар.

Эфирга әзерләнү

Эфирга әзерләнү

Удмуртия телевидениесе коллективында бик күп хезмәткәрләр булуына карамастан, алар арасында татар телен яхшы белгән, тапшыруларны эшләрлек белгеч табылмый. Шуңа да ТИҮ тапшыруны алып баручыга бәйге оештыра. Анда җиңүчеләр булып Флүзә Насырова, Гөлфәния Муллагалиева, Фәнзилә Салихова табыла. Күмәк көч белән бер ай эчендә беренче чыгарылышны ТИҮ әгъзалары әзерли. Шулай итеп, 1991 елның 14 гыйнварында “Удмуртия” телерадиокомпаниясе эфирында татар телендә “Хәерле кич!” тапшыруы беренче тапкыр чыга.

Тапшыруларны элек һәм хәзер әзерләүчеләр

Тапшыруларны элек һәм хәзер әзерләүчеләр

“Шул көннән 25 ел узып та китте. Татар телендә тапшыруларның эфирга чыгуы бик зур шатлык иде. Саф татар телендә чыгыш ясау кешенең йөрәгенә сеңә. Тапшырулар урыслаша башлаган кешеләргә бигрәк тә татар теле дәресләре кебек булды. Ассимиляция процессы көчле иде бит ул елларда. Менә шушы татар телендә чыгышлар ассимиляциянең “авызын капладылар”. 25 ел дәвамында күп эшләр эшләнде. Иң мөһим эш татар телендә эфирга чыгу татарлыкны ныгыту, милләтең белән горурлану булды. Икенчесе иманга кайту. Әлеге темага күп вакыт бирелде. Әгәр дә 90нчы елларны башында җомга намазына бик аз кеше йөрсә, хәзер җомга көнендә мәчет янында машина куярга урын җитми. Яшьләр күп була.

Без шушы 25 елда бик үзгәрдек. Без хәзер телсез, имансыз халык түгел. Ә иреккә омтылышлы, татарлыгы белән горурлана торган милләт. Менә шундый үзгәрешләр булды дип әйтә алабыз татар телендәге тапшырулар аша”, дип сөйләде Удмуртия татар иҗтимагый үзәген җитәкләгән Мәсгут ага.

“Хәерле кич” тапшыруы хезмәткәрләре

“Хәерле кич” тапшыруның беренче профессионал татар журналисты – Казан дәүләт университеты студенты Ирек Шәриповны ТИҮ Ижауга чакыра. Ун ел Ирек Шәрипов тапшыруларның халкыбыз арасында популярлашуына күп көч куйды. Телевидениедә татар редакциясен булдыруга иреште. Берничә ел элек ул Казанга күчеп китте.

Тапшыруларны алып баручыларга беренче бәйгедә катнашып, җиңүчеләр исемлегенә кергән Гөлфәния Муллагалиева чыгарылышларны әзерләүдә бик актив катнаша. Гөлфәния башка тармакта эшли, әмма иҗатка омтылышы бик зур була.

"Хәерле кич!" тапшыруын әзерләүчеләр. Уртада - Ирек Шәрипов

"Хәерле кич!" тапшыруын әзерләүчеләр. Уртада - Ирек Шәрипов

“Ул вакыт бүгенгедәй хәтеремдә, Ирек Шәрипов белән тырышып-тырышып тапшыру әзерли торган идек. Яңа “Бүген бәйрәм” рубрикасын ачып җибәрдек. Күп кенә хатлар килә башлады.Ул вакытта бик күп мөмкинлекләр дә булмагандыр инде. Компьютерлар юк иде, суфлерның нәрсә икәнен дә белми идек, текстларны кулдан язып, ятлап, эфирга чыга идек. Бүген биредәге үзгәрешләрне күреп, эшләү өчен шартлар яхшы булуына сөендем. Яңа студияләр, яңа техника. Шуңа күрә боларның барысын да күргәч, күңелдә шатлыклы хисләр туды. Димәк, “Хәерле кич!” тапшыруы заман белән бергә атлый, алга бара, милләтебезгә хезмәт итүен дәвам итә”, дип уртаклашты Гөлфәния Муллагалиева.

Гөлфәния Муллагалиева

Гөлфәния Муллагалиева

Алып баручы теләге Гөлфәниядә бәләкәйдән үк булган. Әле мәктәптә укыганда Казанда “Пионер почтасы” тапшыруын алып барган. Ул Гөлфәниянең күңелендә якты эз калдырган. “Мәктәпне тәмамлагач журналистикага бармадым, икенче вузны сайладым. Удмуртиягә юллама белән килеп эшли башлагач, татар тапшыруларын алып баручыга бәйгедә катнашып, бирегә килеп эшләдем. Татар тапшыруы минем өчен татар милләтенә, татар халкына хезмәт итү. Яшьләрне тәрбияләүдә, аларга татар телен онытмаска, гореф-гадәтләрен белергә ярдәм итә торган тапшыру дип эшләдем”, диде Гөлфәния.

“Хәерле кич” зәңгәр экраннарда биш ел дәвамында башта аена ике тапкыр, соңрак атна саен чыга башлады. Бу сәбәпле, редакциягә тагын бер хезмәткәр таләп ителә. Бәйгедә җиңеп, Казанда журналистика факультетын тәмамлаган Фәнзилә Салихова редакциядә эшли башлый.

Фәнзилә Салихова 1996-2004 елларда тапшыруларны әзерләде

Фәнзилә Салихова 1996-2004 елларда тапшыруларны әзерләде

"Мин Казан дәүләт университетының журналистика бүлегендә укыдым. Без укыганда телевидение үсеш юлында гына иде. Практиканы завод, район газеталарында уздык. Безне Казан телевидениесенә экскурсиягә генә алып бардылар. Шуңа күрә монда эшкә яңа җиргә килдем дип әйтә алам. Ул вакытта инде тапшырулар эфирга чыга иде.

Хәтеремдә, мин килүгә Ирек Шәрипов ялга китте. Тапшыру кырык минутлык иде. Мин аны ничек әзерләп чыгарганмындыр, белмим. Тәҗрибәм юк, шартлар юк. Ул елларда тема билгеләп, татар телендә сөйләүче кешене дә табу кыен иде. Әмма ул 40 минутлык тапшыруны эфирга чыгардым. Аннары инде әкренләп эшнең җаенә төшә башладым”, дип искә алды беренче эш атналарын Фәнзилә Салихова.

Мәгълүмат чараларының һәр тармагында эш бик үзенчәлекле. Фәнзилә дә инде“Яңарыш” газетасына язмаларын даими җибәреп торса да, телевидение тапшыруларын әзерләүдә җиңел булмаган. Әмма җитез, аралашучан, яңалыкка омтылучы яшь журналист тиз арада эшне үзләштереп, тапшыруны кызыклы сәхифәләр белән баета. Аеруча ул балалар белән мавыктыргыч чыгарышлар әзерли.

Хәзер инде татар телендә камил сөйләшә белүчеләр саны артуын һәм тамашачылар белән ныклы элемтә булуына сөенә Фәнзилә. Бүген ул республика телерадиокомпаниясендә “Безнең вакыт” һәм балалар өчен “Күңелле кыңгырау” тапшыруларының авторы. Фәнзилә Салихова Удмуртия һәм Татарстанда танылган журналист. “Яңа гасыр” тамашачыларын Удмуртия яңалыклары белән таныштырып тора. Уңышларының нигезендә, һичшиксез, “Хәерле кич”тә эшләп, тәҗрибә туплау дип билгеләде журналист.

Телестудия ветераны Хатыйп Мингазов яңа аппаратура белэн таныша

Телестудия ветераны Хатыйп Мингазов яңа аппаратура белэн таныша

Күп еллар татар тапшыруын эфирга матур көйләр белән Хатыйп Мингазов бизәде. Аңа төрле телләрдә тапшырулар әзерләүдә катнашырга туры килә, әмма татар тапшыруларының күңеленә хуш килүен җиткерде телевидение ветераны. Хатыйп Мингазов инде дистә елга якын лаеклы ялда. Соңгы елларда телестудиядәге үзгәрешләрне, күп кенә яңа техник җиһазларны күреп, рәхәтләнеп эшләр идем тә куйды.

Үткән гасырның 90нчы еллар уртасында Чаллыда югары белем алып, Ижауга Ләйсирә Йосыпова килә. Танышлары да булмавы, Чаллыдан соң Ижау шәһәренең тар урамнары да күңелен төшерә, татар гимназиясенә эшкә урнашырга хыялы да тормышка ашмый – ул елны гимназия ачылмый. Бәхетенә, Ләйсирәне телевидениегә чакыралар.

Ләйсирә Йосыпова, Зөфәр Нәбиев, Хатыйп Мингазов хатирәләр яңарталар

Ләйсирә Йосыпова, Зөфәр Нәбиев, Хатыйп Мингазов хатирәләр яңарталар

Ләйсирә Йосыпованың елмаеп тапшырулар алып баруын тамашачылар әле бүген дә хәтерли. Ана теле укытучысы саф татар телендә матур итеп алып бара тапшыруларны. Бүген ул үзенең беренче һөнәре – татар теле белгече буларак эшен балалар бакчасында дәвам итә. Нәниләргә туган телебезне өйрәтә һәм балалар тапшыруы “Күңелле кыңгырауга” да әзерли аларны.

Татар тапшыруларын әзерләргә махсус режиссер кирәклеге дә көн тәртибенә куелгач, Зөфәр Нәбиевка үзен сынап карарга тәкъдим итәләр. Ул Ижауда механика институтын тәмамлап, инженер булып заводта эшләп, 90нчы болгавыр елларда мәдәният министрлыгы каршында оешкан киноцехта эшли торган була. Телевидениедә эшләү тәкъдимен кире какмый. Һәр эшнең үз тәртибе бар. Зөфәр Нәбиев үз вазифасын теләп башкара. Татар тапшыруларын эшләүче хезмәткәрләр республикада яңа телерадиокомпаниясендә татар тапшыруларын әзерләргә алынып, шул каналга күчкәч, берүзе калгач та “Хәерле кич”не ел дәвамында алып бара һәм тапшыруны эфирда саклап кала.

Режиссер Светлана Прокопченко

Режиссер Светлана Прокопченко

Соңгы ун елда телевизон тапшыруларны әзерләүне миңа йөкләделәр. “Очрашу” радиожурналы һәм “Хәерле кич” телевизион програмнарын әзерләү җиңел булмады. Әмма иҗади төркемдә көчле, үз эшен яхшы белгән режиссер Светлана Прокопченко, видеооператорлар Иван Блинов, Анатолий Тронинның һәрвакыт теләктәшлек белдерүе, киңәшләре чыгарылышларны әзерләргә ярдәм итте.

Оператор Алексей Крылов

Оператор Алексей Крылов

Бүген тапшыруларны оператор Алексей Крылов белән төшерәбез. Режиссер Николай Эскандеров та яңа фикерләр биреп тора. Кирәк икән, үзе дә камера алып оператор белән икәү төшерәләр. Бу эшне тизрәк башкару өчен бик җайлы. Тавыш режиссеры Ольга Алабужева киңәшләре дә урынлы. “Хәерле кич”не Олег Бондарев тулысынча эфирга әзерли. Ул инде бераз татар телен дә аңлый, програмны үзенә генә дә җыярга туры килгәли. Шуңа да аның өстәлендә татарча-русча сүзлек тора. Татар, удмурт телен белмәсә дә, милли телләрдәге тапшыруларны яңа технологияләр үзләштереп, җиренә җиткереп эшли.

Оператор Линар Кадыров

Оператор Линар Кадыров

Телевидениедә эшләп китеп, дистә елдан соң тагын шушы мохиткә чумып, биредәге үзгәрешләрне күреп, милләттәшләребез гаҗәпләнүләрен яшермәде. Үткән гасырның 90нчы еллары белән чагыштырганда, бүген тапшыруларны әзерләүдә шартларның күпкә җайлы булуына инандылар. Шулай ук татар тапшыруларының милләттәшләребезгә тәэсир итүен дә билгеләделәр.

“Хәерле кич” тапшыруының эфирда сакланып калуында тамашачыларның роле зур. Берничә ел элек аңа кыскарту яный башлагач, хатлары да, телефон аша җитди сөйләшүләре дә бик урынлы булды. Тапшырулар эфирга “Россия 1” каналында сишәмбе көнне генә чыкса, хәзер ул кичке вакытта “Россия 24” каналында да кабатлап күрсәтелә.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG