Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Бәяләрнең быел тәмам талап ташлаулары ихтимал"


Үзебездә җитештерелгән яшелчәләр
Үзебездә җитештерелгән яшелчәләр

Башкортстанда ел башыннан бар нәрсәгә бәяләр сикерә башлады. Икътисад фәннәре докторы Ринат Гатауллинның фаразлары шактый өметсез – "бәяләр элек тешләшә генә иде, хәзер аларның бөтенләй талап ташлаулары ихтимал", ди ул.

Башкортстанның статистика идарәлеге мәгълүматлары буенча, узган ел республикада азык-төлеккә бәяләр уртача 10,7%ка арткан. Иң күбе лимон, кипкән җимешләр, тозлы сельдь балыгы һәм кара борычка арткан. Аларга 1,5-1,7 тапкыр артса, сарымсакка исә ике тапкырга сикергән. Сыр һәм сөт азыкларына 5-7,7%, ит, балык, үсемлек мае, маргарин, чәй, каһвә, апельсин, шоколад, банан, чикләвекләргә 1,2-1,4 тапкырга арткан. Порошок һәм башка юу кирәк-яракларына 20-40, электроникага 10,9-38,2, машиналарга 12,7-21,1 процентка күтәрелгән. Инде ел башы белән хаклар сизелерлек үсә дә башлады. Статистика идарәлеге мәгълүматлары буенча, 10 гыйнварга алмага 5,5%, кишергә һәм суганга 4%ка хаклар күтәрелгән.

Башкортстанга читтән кертелгән җимеш-чикләвекләр
Башкортстанга читтән кертелгән җимеш-чикләвекләр

Башка төр хаклар артуга килгәндә, беренче гыйнвардан шәһәрара тимер юл транспортына бәяләр 5,6%ка артты. Хәзер беренче ун чакрым 19 сум тора, һәр калган чакрым өчен 1 сум 90 тиен түләргә кирәк.

Беренче гыйнвардан коммуналь түләүләр өчен штрафлар артты. Хәзер өч айдан артык түләмәүчеләргә хакларны 20%ка күбрәк түләргә туры киләчәк. 1 июльдән исә коммуналь түләүләрнең тагын да артачагын хәбәр итәләр.

Ел башыннан тәмәкегә, сыра һәм шәрабка акцизлар күтәрелде. Бу аларга бәяләр якын араларда 10-15% артачак дигән сүз. Шулай ук 90 ат көченнән артык моторга ия машиналарга да салым күтәрелә. Бензинга бәяләр март аенда артыр дип фаразлана.

Ана капиталы һәм пенсияләргә агымдагы елда арту "янамый".

Агымдагы елга фаразлары белән икътисад фәннәре докторы Ринат Гатауллин бүлеште:

“Машиналар төзү дә, төзелеш тә, хәтта азык-төлеккә бәяләр дә нефть-химия тармагына бәйле. Бар да нефть тирәсендә әйләнә. Социаль күрсәткечләр буенча без Русия төбәкләре арасында уртада торабыз. Ләкин коррупция буенча иң алдынгы төбәкләрдән. Ил президенты икътисади авыр чорга яраклашу кирәклеген әйткән иде. Яраклашу мөмкин, тик коррупция булмаган очракта. Шуңа безнең төбәкнең социаль хәле авыр дип бәялим.

“Башкортстан азыклары” кибете
“Башкортстан азыклары” кибете

Инфляция чит илләрдә башкачарак. Анда бәяләр төрлечә, байлар кыйммәтлерәк, ярлылар арзанлырак әйберләр, азыклар сатып алу мөмкинлегенә ия. Керемнәргә чыгымнар тиңдәш. Бездә исә ярлы катлам өчен арзанлы кибетләр юк. Социаль бәяле азык дигәннәре исә сыйфатсыз булып чыга. Чит ил азыкларын алыштырабыз дип шапырынулар да нигезсез. Уфада узган ел “Башкортстан азыклары” дигән кибетләр ачылуын искә алыйк. Аларда үзебездә җитештерелгән азык күләме бик аз. Ә бит ул кибетләр тулысынча безнең азыклар белән тулачак дип ышандырган иделәр. Бүген Уфада шудый ике кибет бар. 2016-2018 елларда аларның саны 30га җитәчәк диләр. Читтән китерелгән азыклар белән тутырылгач, аларның “Башкортстан азыклары” дип аталуы чираттагы ялган булып чыга.

Ринат Гатауллин
Ринат Гатауллин

Нефтькә бәяләр тиз генә күтәрелер дип көтәргә ярамый. Аның озак вакытка шулай калуы ихтимал. Кытай икътисадының да көрчеккә килеп терәлү куркынычы бар. Күпертелгән Кытай икътисады шартласа, барлык дөнья зыян күрәчәк. Русия, шул исәптән Башкортстан да Кытай икътисадына өмет итә. Аеруча ШОС һәм БРИКС саммитларыннан соң безнең республика уртак проектларга өмет итә. Ләкин болар өметсез проектлар. Шанхай биржасында “һава торышы” якын араларда бозылуы ихтимал.

Инфляцияне көчле җитәкчеләр, оештыручылар булган очракта гына зур югалтуларсыз үткәрергә мөмкин. Ә бездә хәлләр башка, шуңа минем фаразлар бик оптимист рухта түгел. Бәяләр элек тешләшә генә иде, хәзер аларның бөтенләй талап ташлаулары ихтимал”.

XS
SM
MD
LG