Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 01:17

Кырымтатар конгрессы башкарма комитеты Херсон өлкәсендә утырыш үткәрде


Дөнья кырымтатар конгрессы башкарма комитеты утырышы

Дөнья кырымтатар конгрессы башкарма комитеты утырышы

Комитет карарында дөньядагы парламентларга кырымтатарлар депортациясен геноцид дип тану мөрәҗәгате юллау, Украинада яңа мөфтият төзү турында да язылган.

Кырым чигеннән берничә чакрым ераклыктагы Украинаның Херсон өлкәсе Генически районында 16-17 гыйнварда Дөнья кырымтатар конгрессы башкарма комитеты утырышы үтте.

Утырыш ахырында башкарма комитет карар кабул итте. Бу документ Мәҗлеснең Фейсбуктагы битенә куелды. Анда алдагы айларда башкарасы эшләр күрсәтелгән.

"Кырымтатарларны 1944 елны Кырымнан сөрүне геноцид дип тануны үтенеп дөньядагы бөтен илләрнең парламентларына мөрәҗәгать итәргә" диелә карарда. Бу мөрәҗәгать бер атна эчендә әзерләнеп Мәҗлеснең координация шурасына тәкъдим ителергә тиеш.

​Карарда милли мәгариф, депортациядән тарихи ватанга кайту мәсьәләләрендә, Херсон өлкәсендә һәм Украинаның башка өлкәләрендә яшәүче кырымтатарларның үсеше өчен кирәк булган чаралар да телгә алына.

Милли мәктәпләр, балалар бакчалары, мәчет, мәдрәсәләр төзү өчен һәм шулай ук кырымтатар студентлары Төркия, Европа, Кушма Штатларда югары белем алсын өчен ихтыяҗны ачыклау кирәклеге әйтелә.

Александр Тулупов (c) һәм Рефат Чубаров

Александр Тулупов (c) һәм Рефат Чубаров

Документта депортациядән һәм башка районнардан Херсон өлкәсенә килеп төпләнү өчен йортлар төзү мөмкинлеген ачыкларга, диелә. Бу мәсьәләләрне хәл итү, эзлекле эш алып бару өчен эшче төркем дә төзелгән.

Көнчыгыш Европада һәм башка илләрдә яшәүче кырымтатарларны берләштерүче Украинда кырымтатар мөфтияте төзү өчен Мәҗлескә мөрәҗәгать итәргә, диелә карарда.

Документта конгресс вәкиллекләрен ачу кирәклеге турында да әйтелә. Киләсе утырышта бу вәкиллекләр расланачак.

Координация шурасының киләсе утырышы 2016 елның 15-17 апрелендә Литва башкаласы Вильнюста узачак.

Утырышны 16 гыйнвар көнне Кырымтатар Мәҗлесе рәисе, конгресс президенты Рефат Чубаров ачты.

Чубаров сүзләренчә, башкарма комитет утырышында Украинадан килгән делегация белән бергә Романия, Төркия, Германия, Канада, Литвадан һәм шулай ук Русия аннексияләгән Кырымнан да кырымтатар вәкилләре катнашты.

Чарада катнашучыларны Генически мэры Александр Тулупов та сәламләде.

"Кырымтатарлар монда килеп, безнең – Кырымга тулы хокукы булган бердән-бер җирле халыкның нинди хисләр кичергәнен тоюын теләр идек. Без Кырымны кайтарырга тиеш. Нәкъ без – кырымтатарлар кире кайтарырга тиеш аны. Дөньядагы бөтен җәмәгатьчелек белән, Украина һәм җир шарындагы бөтен кырымтатарлар ярдәме белән. Без үз өебезгә кайтабыз һәм аның мөмкин кадәр тизрәк булуын телибез. Башкарма комитет менә шул максатларда җыела да инде", диде АTR медиаберләшмәсе җитәкчесе, Кырым блокадасын оештыручы Ленур Ислямов.

Башкарма комитет җирле кырымтатар җәмгыятьләре вәкилләре һәм 2015 елның сентябреннән Кырымны блокадалауда катнашучылар белән дә очрашты.

Утырыш вакытында Кырым мөфтие Әмирали Аблаевның соңгы вакыттагы гамәлләре тәнкыйтьләнгән. Бу хакта радиобызга конгрессның башкарма шура әгъзасы Али Озенбаш белдерде.

"Кырым мөфтиятендә көтелмәгән вазгыять килеп туды. Без аның гамәлләрен игътибарсыз калдыра алмадык, барыбыз да тәнкыйтьләдек, чөнки үз халкыңа карата шундый сатлык җан булуны мин түбәнсетеп карау дип атар идем", диде Озенбаш.

Ул арада 16 гыйнвар Акмәчеттә узган кырымтатар дин әһелләре һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләренең конференциясендә Кырым мөселманнары мөфтие Әмирали Аблаевка, киресенчә, теләктәшлек белдерелде.

Кырымтатар лидеры, Украина президентының кырымтатар халкы эшләрендә киңәшчесе Мостафа Җәмилев бу чарага кадәр Украинада баш фатиры Киевта булган Кырым мөселманнары диния идарәсе оештырачаклары турында белдергән иде. Җәмилев сүзләренчә, мөфтият хәзер "оккупантка тулысынча буйсынган хәлдә". Җәмилев Русия Кырымны аннексияләгәч ярымутраудан күпләгән кырымтатарларның китүе Украинада диния идарәсе төзүгә этәрә, дип тә әйтте.

2013 ел башында Русия Кырымны аннексияләгәч, Мәҗлес мәгълүматларына күрә, 10 меңнән артык кырымтатар ярымутраудан китәргә мәҗбүр булды. Кырымтатарлар лидерлары Рефат Чубаров һәм Мостафа Җәмилевкә Кырымга һәм Русиягә керү биш елга тыелган.

Кырымтатар конгрессы башкарма комитетына 12 илдән 24 делегат керә.

Дөнья кырымтатар конгрессының беренче утырышы 2009 елда Акмәчеттә узган иде. Анда дөньяның 12 иленнән 160 иҗтимагый-сәяси оешмадан 800гә якын делегат катнашты. Икенче конгресс 2015 елның август башында Төркия башкаласы Анкарада узды.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG