Accessibility links

Кайнар хәбәр

Айдар Шәймәрданов: "Татар журналистикасы күңел ачуга кайтып калды"


Айдар Шәймәрданов: "Татарча журналистик медиапродуктка ихтыяҗ юк"
please wait

No media source currently available

0:00 0:04:58 0:00

Айдар Шәймәрданов: "Татарстанда татарча журналистик медиапродуктка ихтыяҗ юк"

“Батырлар” тапшыруы алып баручысы Айдар Шәймәрданов, Татарстанда сүз иреге юк, милли журналистика, татар көрәше абруйсыз кала бара, ди. “PIXELFILMS PRODUCTION” иҗади берләшмәсе җитәкчесе дә булган Айдар, журналист белеме булса да, клиплар, гаилә бәйрәмнәре, туйлар төшереп көн күрүенең сәбәбен әйтте.

"Яңа гасыр” телеканалында “Батырлар” тапшыруы алып баручысы буларак билгеле тележурналист Айдар Шәймәрданов 2002 елдан бирле видео эшчәнлеге белән шөгыльләнә икән. Бүген аның үзенең фото-видео төшереп ясаучы иҗади төркеме бар. КФУның татар журналистикасы бүлеген тәмамлаган Айдар, бүген журналистикага ихтыяҗ һәм эшчәнлегеңә тиешле бәя булмау сәбәпле, клип-концертлар, гаилә бәйрәмнәре төшерү белән мәшгуль. “Мин үземнең сайлаган һөнәремә күпмедер тугърылык саклый алдым. Әмма татар журналистикасы күбесенчә күңел ачуга кайтып кала, аналитик жанрлар юкка чыкты”, ди ул. Айдар Шәймарданов милли журналистика, сүз иреге, татар көрәшенә бәйле фикерләре белән “Азатлык” хәбәрчесе белән уртаклашты. Әңгәмәбез 2015 елга йомгак ясаудан башланды.

–​ 2015 елда җәмгыять өчен нинди эшләр башкардың?

– Үткән елда җәмгыятьтә дә, бизнес өлкәсендә дә күп кенә эшләр башкарылды. Дин өлкәсендә, спорт дөньясында да, шоу-бизнес өлкәсендә көч куярга туры килде. Мин күбесенчә видеохезмәт күрсәтү белән шөгыльләнәм, үземнең көчемне бер якка гына юнәлтергә тырышам. Видеоларны мин 2002 елда төшерә башладым. Ул вакытта Казан дәүләт университетының журналистика факультетында укый идем.

–​ Ни өчен журналистика бетергән егетләр үз һөнәрләре буенча эшләми? Видео-фото өлкәсендә төпләнәләр, башка һөнәрләр сайлый?

– Мин журналистиканы сайладым һәм бүген дә телевидение өлкәсендә һөнәрем буенча эшлим. Мин телевидение бүлеген тәмамладым һәм видео төшерү – шушы профессиянең бер тармагы дип уйлыйм. Ә гомумән журналистикадан читләшү сәбәбенең берсе - финанс мәсьәләдер. Чөнки безнең яшәү рәвеше чыгымнардан тора, сиңа беркем дә акча китереп бирми. Икенчедән, бүгенге журналистика күңел ачуга кайтып калды. Аналитик жанрлар, тәнкыйть юкка чыга. Журналистлар дәүләттән читтә эшли алмыйлар, “абзыйларның” сүзләренә колак салып эшлиләр. Бездә күпме генә демократия бар дисәләр дә, сүз иреге дип кычкырсалар да, авызыңны чамалап ачмасаң, шундук йозак элеп куялар. Журналистикада ирекле хезмәт итү өчен, синең башка өлкәдә берникадәр финанс хәлең нык булырга тиеш.

–​ Син, димәк, финанс хәлеңне гаилә бәйрәмнәре, җырчыларны төшереп ныгытасың. Гомумән, сезнең турыда клиентларыгыз кайдан белә соң?

– Безнең төп урнашу урыныбыз – Казан. Ләкин безнең башка төбәкләрдә агентларыбыз бар, видео өлкәсендәге осталар белән актив эшчәнлек алып барабыз. Безнең иҗат коллективында төп мин һәм минем ярдәмчеләрем, оператор-монтажлаучылар бар. Иҗат коллективы булгач, кешене мәҗбүриләп штатта тотып булмый. Коллективта күбесе соңгы курста укучы студентлар, алар өчен бу эш – менә дигән тәҗрибә туплау мәктәбе дип уйлыйм. Алар өйрәнә, белем туплый һәм шул ук вакытта 15 меңнән алып 100 меңгә кадәр хезмәт хакы алалар.

Видео төшерү – минем өчен керем китерүче хобби ул. Бәяләргә килгәндә, адекват суммаларны куябыз һәм, әлбәттә, сыйфат беренче урында булырга тиеш. Ләкин безнең Татарстанда сыйфатның дәрәҗәсен аңлап бетермиләр. Бәяң очсызрак булган саен, заказларың күбрәк була. Шуңа күрә без төрле финанс хәлгә яраклашкан пакетлар тәкъдим итәбез: 15, 20, 40 һәм йөз меңлек хезмәт. Казанда уртача видеографлар бәясе – 15-20 мең сум. Күбесенчә монда гаилә бәйрәмнәре, концерт-клиплар – сөйләшү буенча.

–​ Алай да журналистиканы бетергән өлгер егет буларак үзеңнең репортаж жанрындагы журналистик материаллар төшереп, сайтка элә барү теләгең юкмы?

– Андый мөмкинлек бар, ләкин бездә шул репортажларга мохтаҗлык юк дәрәҗәсендә дип әйтергә кирәк. Чөнки бездә медиаканаллар да әллә ни искитәрлек күп түгел. Күп очракта репортаж, журналистик материаллар карарга теләүчеләр телевидениегә мөрәҗәгать итә. Әйтик, Мәскәү, Петербурларда барлык яңалыкларны, барлык эшләрне сайтлар ярдәмендә алып баралар, ә безнең Татарстанда авыл, районнар бик күп. Күбесе интернет белән соңгы елларда гына таныша башлады. Шуңа күрә әлеге өлкәдә алар стабиль, ышанычлы чараларга – телевидениегә күбрәк игътибар итәләрдер. Үз финанс мөмкинлекләреңә генә ышанып сайт алып бару – авыр. Бүгенге көндә сайтлар мәгълүмат чарасы буларак теркәлми дә әле. Шуңа күрә алар ышанычлы мәгълүмати ресурс була алмый.

–​ Сине күпләр “Батырлар” тапшыруының алып баручысы итеп тә белә. Тапшыру бүген ни хәлдә?

– Моңарчы “Батырлар” актив эшчәнлек алып барып, атнага бер тапкыр чыгып торды. Бүгенге көндә Русия көрәш федерациясе, Татарстан көрәш федерациясе, дөнья чемпионатына үрмәлибез дип милли көрәшкә берникадәр йогынты ясалды. Көрәш профессионал спорт төренә әйләнде. Ә башка җирдә безне профессионаллар буларак кабул итәләрме – бу ачык сорау. “Батырлар” тапшыруы да хәзер сирәгәйде, ике атнага бер генә чыга.

–​ Гомумән, милли көрәшчеләр, көрәш ни хәлдә соң?

– Көрәш федерациясе җитәкчелегенең төп вазифасы – милли көрәшне үстерү. Ләкин шул ук көрәшне яктырту өчен спорт журналистларын чакырырга кирәк. Аларны җәлеп итүе авыр. Тапшыруга кем тели, шул килә. Элегрәк бәлки бер-ике спортчыны гына алга этәргән булганнардыр, ә бүген күбрәк массакүләм көрәшкә игътибар юнәлтелә. Милли көрәшкә пропаганда җитми. Ике-өч ел элек көрәш өлкәсендә Татарстан спорт осталары исеме бетерелде, хәзер Русия спорт осталары исеме генә бирелә башлады. Татарстан чемпионнары гадәти бер төбәк дәрәҗәсенә төшеп калды. Элек егетләр өчен стимул бар иде: башта район, аннан республика, аннан Русия һәм халыкара спорт остасы исемен алу мөмкинлегенә ия иделәр. Бүген әлеге баскыч юкка чыкты. Татарстан спорт осталары булырга хыялланган егетләрнең кәефләре китте, аларга күбрәк көч белән әзерләнергә кирәк. Бу Татарстан көрәшчеләренә зыян салмый калмастыр.

–​ Көрәшчеләр арасында милли җанлы егетләр калдымы әле?

– Көрәшчеләр – горур халык. Ләкин бүгенге көндә алар көрәшеп кенә яши алмый, үзләренең бизнес-оешмалары бар. Чөнки ел буе көрәшеп 20-30 мең хезмәт хакы алу – юк дигән сүз. Монда проблемнар җитәрлек. Көрәшне төптән өйрәнеп, милли спорт төре икәнен аңлап бетерүчеләр аз. Аны һаман да ниндидер шоу, бокслар белән чагыштырырга тырышалар. Миллилекне югалтмаска иде, чөнки ул безнең төп чыганагыбыз һәм асылыбыз.

XS
SM
MD
LG