Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 22:57

Иран президенты Хәсән Рухани илнең атом програмына караган килешү ил икътисадында яңа борылыш, дип белдерде.

Иран президенты Хәсән Рухани Тәһранга карата кертелгән халыкара чикләүләр алынуны хуплады һәм алга киткән илләр белән Иранның атом програмы килешүе дөнья белән элемтәләр урнаштыруда яңа мөмкинлекләр ача, дип белдерде. Якшәмбе Иран парламенты алдында чыгыш ясап, ул бу документны ил икътисады үсешендә борылыш буларак бәяләде.

Рухани сүзләренчә, нефть ятмаларына бай булган ил нефть сатудан кергән акчаларга азрак бәйләнештә булырга тиеш. Ул Тәһран ил үсеше, халык тормышын яхшырту, төбәктә тотрыклылык һәм иминлек булдыру өчен яңа мөмкинлекләрне кулланырга тиеш, дип тә әйтте.

16 гыйнварда МАГАТЭ, Иран узган елның июль аенда кабул иткән үзендәге атом програмына караган халыкара йөкләмәләрне үтәде, дип белдерде. Шул ук көнне Европа Берлеге Иранга карата кертелгән бөтен икътисади һәм финанс чикләүләрне алды.

Кушма Штатлар да Иранга карата банк эшчәнлеге, диңгез сәүдәсе, корыч кертү һәм башка өлкәләргә караган чикләүләрнең алынганлыгын белдерде.

Чикләүләр алыну Иранның халыкара изоляциядән котылуын аңлата. Иран чит ил банкларындагы күп миллиардлаган активларын куллана, ала белән эш итә алачак. Иран нефтен экспортлауга, икътисадын, сәнәгатен технологик яктан үстерү өчен дә мөмкинлекләр ачыла. Аерым алганда, Иран яңа сивил очкыч сатып алачагы турында белдерде, бу исә илнең искергән очкычларын яңарту башланачак дигән сүз. Көнбатыш Иранга инвестицияләр кертә башлар дип тә көтелә.

АКШ Дәүләт секретаре Джон Керри сүзләренчә, бу вакыйга – АКШ, Европа Берлеге, Британия, Франция, Германия, Русиянең ике ярым елга сузылган дипломатик тырышлыгы. Керри килешүгә ирешүдә куйган өлешләре өчен Швейцария, Австриягә дә рәхмәт белдерде, озакка сузылган сөйләшүләрдә Иран делегациясе роленең әһәмияткә ия булуын да әйтте.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG