Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сүриядә "Ислам дәүләте" сугышчылары 400 тыныч халыкны алып киткән


Хокук яклаучылар мәгълүматларына күрә, элек хакимиятләр контролендә булган әл-Багалийе авылы кешеләрен алып киткәннәр.

Сүриядә "Ислам дәүләте" сугышчылары кимендә 400 тыныч халыкны тотык итеп алып киткән. Алар арасында хатын-кызлар һәм балалар да бар, дип хәбәр итә Британиядәге Сүриянең кеше хокукларын күзәтү үзәге.

Алар Дәер әз-Зор шәһәре янындагы әл-Багалийе кешеләре, элек бу авыл хакимиятләр контролендә булган, дип белдерелә. Хокук яклау үзәге җитәкчесе Рами Абдел Рахман сүзләренчә, тотык итеп алынучылар арасында хөкүмәт яклы кораллы сугышчыларның гаиләләре дә бар. Ул DPA мәгълүмат агентлыгына әңгәмәдә алар җәзаланырга мөмкин, дип әйтте.

Хокук яклаучылар мәгълүматларына күрә, шимбә әл-Багалийе авылына һөҗүмдә кимендә 85 тыныч кеше, 50 Сүрия хәрбие һәм ярымхәрби берләшмәләрнең сугышчылары үтерелгән. Сүриянең "САНА" хөкүмәт агентлыгы "Ислам дәүләте" сугышчылары кимендә 300 кешене үтергән, аларның күпчелеге өлкәннәр, хатын-кызлар һәм балалар булган, дип белдерә.

Дәер әз-Зор вилаятенең күпчелек өлеше "Ислам дәүләте" төркемнәре контролендә.

XS
SM
MD
LG